Рөстәм Миңнеханов «Technology Innovation Transfer Chamber» яңа фәнни-тикшеренү үзәген ачу тантанасында катнашты

2014 елның 26 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Technology Innovation Transfer Chamber» яңа фәнни-тикшеренү үзәген (TITC) ачу тантанасында катнашты.

TITC – Брно шәһәрендә урнашкан фәнни парк һәм бизнес-инкубатор. Үзәк - Көньяк Моравия крае Сәүдә-сәнәгать палатасының Брно Технология университеты белән берлектәге төп проектларының берсе.
Татарстан делегациясенә күрсәтелгән презентациядә университетлар һәм Көньяк Моравия краеның Региональ икътисадый палатасы арасында ныклы хезмәттәшлек нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Тикшеренү, үсеш һәм инновацияләр Брно һәм гомумән край өчен алдынгы урында. Көньяк Моравия инновацион үзәге - “Брно силикон үзәне” - бизнес һәм югары мәктәп берлеге ул. TITC кебек фәнни-тикшеренү үзәкләре инновацион эшмәкәрлек үсеше өчен нигез буларак булдырылалар.

Проект максатлары – бизнес-инкубатор эшен оештыру, милли һәм халыкара проектларда катнашу, халыкара фәнни-тикшеренү институтлары белән элемтәләр урнаштыру, технологияләр белән алышыну буенча консультацияләр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, университетлар белән берлектә бизнес-мәйданчыклар формалаштыру – прогрессив һәм бик дөрес адым. «Югары мәктәп зарури рәвештә икътисадның реаль секторына интеграцияләнгән булырга тиеш», - дип белдерде Татарстан Президенты.

Ахырдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек барында Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Көньяк Моравия краеның Региональ икътисадый палатасы арасында хезмәттәшлек турында Шартнамә имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International