Татарстан Президенты: "Чехия партнерлары белән хезмәттәшлекне арттыруга шат булачакбыз"

2014 елның 26 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасына эш сәфәре кысаларында Көньяк Моравия эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты.

Очрашу «INTEMAC» тикшеренүләр үзәгендә (Куржим шәһәре, Көньяк Моравия крае) узды.

«INTEMAC» компаниясе станоклар җитештерүчеләр һәм кулланучылар өчен профессиональ хезмәт күрсәтүләр тәкъдим итә,сәнәгать җайланмаларын һәм җитештерү технологияләрен эксплуатацияләү өлкәсендә яңа методларга өйрәтә.

Рөстәм Миңнеханов эшлекле даирәләр вәкилләренә үзенең «INTEMAC» турындагы күркәм фикерләре турында сөйләде, бу үзәкне хәзерге заманның компетенцияләр үзәге дип атады.

Ике регионның уртак юнәлешләре: икътисадны инновацион үстерү юлы, мәгариф үзәкләрен чит ил партнерлары белән эшләүгә җәлеп итү, Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, Татарстан Республикасы белән Чехия Республикасы арасындагы киләчәк хезмәттәшлекнең нигезе булырга мөмкин.

«Машина төзелеше, яңа материаллар һәм алдынгы технологияләр, инновацион үсеш, авыл хуҗалыгы,транспорт һәм логистика, мәгариф һәм туризм өлкәсендә Чехия партнерлары белән хезмәттәшлекне арттыруга шат булачакбыз. Безнең үзара хезмәттәшлекне арттыруга мөмкинлекләребез зур», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International