Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков РФ Президентының Идел буе Федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы советы утырышында катнашты
2014 елның 26 сентябре, җомга
Бүген Оренбургта РФ Президентының Идел буе Федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич рәислегендә округ советы утырышы узды. Анда төбәк башлыклары Идел буе Федераль округы территориясендә урнашкан Федерация субъектларында урта һөнәри белем бирү системасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Совет утырышын ачып, Михаил Бабич, Идел буен югары үсешле сәнәгать округы булуын билгеләп үтте, анда бүгенге көнгә Россия сәнәгать җитештерүенең 25% тупланган, һәм шуңа да Идел буе Федераль округы төбәкләре өчен һөнәри белем бирү темасы бик мөһим.
Михаил Бабич Совет утырышы барышында фикер алышу кирәк булган проблемаларны атады. Шуларның берсе – эшче белгечлекләрен әзерләү. Ул шулай ук педагогик кадрларның олыгаю проблемасын да хәбәр итте.
Актуаль тема буларак, Михаил Бабич, югары белем бирү системасының нәтиҗәлелеген күтәрүне атады. “Монда безгә РФ Мәгариф министрлыгы белән эшләргә,”беркөнлек” югары уку йортларын бетерергә кирәк. Бу эшне ничек тизрәк башкарсак, бүген яңартыла торган предпрятиеләрдә яшьләрне заманча һөнәрләр белән тәэмин итү мөмкинлеге шулкадәр күбрәк булачак”,- диде ул.
Төп докладны Совет утырышында Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг ясады. Үзенең чыгышында ул урта һөнәри белем бирү өлкәсендәге өч төп мәсьәләгә кагылды. Бу укытучыларның һәм мастерларның уртача эш хакының үсеше; һөнәри белем алуны тәэмин итү өчен комплекслы чаралар эшләү; гамәли квалификацияләрнең күп функцияле үзәкләрен формалаштыру.
Юрий Берг уку йортларын финанслау һәм җиһазлау мәсьәләләренә аерым тукталды. Белем бирү учреждениеләрен яхшыртуга тотылган акчаның гомуми күләме 2013 елда 35 млрд сум тәшкил иткән.
Студентларны тулай торакта урын белән тәэмин итү дә җитди проблема булып тора.
Йомгаклау сүзендә Юрий Берг, урта һөнәри белем бирү өлкәсендәге мәсьәләләрне көйләүче РФ законнарын һәм норматив хокукый актларны камилләштерү буенча тәкъдимнәрне Советның протокол карары проектына кертүне, һәм проектны тулысынча кабул итүне тәкъдим итте.
Оренбург өлкәсе губернаторы матбугат хезмәте материаллары буенча
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин 2026 ел программалары буенча социаль объектларга капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте
Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә 2026 елда республика һәм федераль программалар буенча 170 объект капиталь ремонтланачак. Шуларның 63 е - гомуми белем бирү оешмалары, алар буенча эшләр 10%ка үтәлгән. 55 объектта эшләр дәвам итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз