Татарстан Президенты Казан руханилар семинариясендә булды

2014 елның 28 сентябре, якшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан руханилар семинариясендә булды.

Аны ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий озата йөрделәр.

Республика Президенты төзекләндерелгән ашау бүлмәсен карады, семинария китапханәсенә керде, Анастасий сүзләренчә, анда 70 мең китап һәм документлар саклана. Биредә Р.Миңнехановка Казан руханилар семинариясенең элеккеге замандагы чыгарылыш альбомын күрсәттеләр.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов руанилар семинариясенең яңа спорт комплексын карады. Спорткомплекс уку йортларын аккредитацияләүнең яңа кагыйдәләре аркасында кирәк булган, алар буенча спорт залы зарури. 2014 елның 13 маенда Татарстанның православие җәмәгатьчелеге форумында семинария җитәкчелеге, ТР Президентына спорткомлексны төзүдә ярдәм сорап, мөрәҗәгать иткән иде, ул вакытта Рөстәм Миңнеханов кирәк хәтле акча бирүне вәгъдә иткән. Бүген исә Татарстан Президенты инде әзер спорт залын күрде.

Яңа спорт залының мәйданы - 650 квадрат метр, төзелеш һәм җиһазлау бәясе 30 млн. сум тәшкил итте.

Семинариягә визиты кысаларында Татарстан Президенты уку йортына микроавтобус бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International