Рөстәм Миңнеханов: «Без «Зенит-Казан» командасыннан яңа казанышлар көтәбез

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе

Бүген Универсиада авылындагы Халыкара мәгълүмат үзәгендә «Зенит-Казан» волейбол клубының яңа сезоны тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Газпром Трансгаз Казан» ААҖ генераль директоры Рәфкат Кантюков, команда уенчылары, тренерлар штабы һәм җанатарлар катнашты.

Тантаналы өлеше команданың яңа әгъзалары белән таныштырудан башланды - «Зенит-Казан» клубы президенты Рәфкат Кантюков һәм вице-президенты Илһам Рәхмәтуллин уенчыларга аларның уен номерлары төшерелгән майкалар бүләк иттеләр. Шуннан соң сәхнәгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты.

Ул «Зенит» уенчыларын һәм җанатарларын сәламләде. «Бүген без яңа сезонга старт бирәбез. Безнең команда төрле турнирларда җиңү яулады, һәм без ышанабыз ки, бу сезон да уңышлы булыр», - дип белдерде Р.Миңнеханов.

«Бик зур селекцион эш башкарылды, бүген менә безнең алда яңа состав. Һәм мин ышанам ки, команда өчен кирәкле шартлар тудырылыр», - диде Татарстан Президенты.

Ул команда уенчыларына, тренерлар штабына һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ААҖгә һәм шәхсән Алексей Миллерга аерым рәхмәт белдерде.

«Бүген безнең команданың уңышлары нәтиҗәсендә республикада волейбол югары дәрәҗәгә чыкты, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. - 6 мең бала балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә волейбол белән шөгыльләнә, барлыгы республикада 45 мең кеше волейбол белән шөгыльләнә. Бу сан тагын да артыр дип ышанам. Бу сан – безнең команда казанышы».

«Зенит-Казан» - республикабыз горурлыгы!» - дип чыгышын тәмамлады Рөстәм Миңнеханов.

Ул клуб коллективына Рәхмәт хаты тапшырды, уенчылар республика Президентына Россия чемпионатының алтын медален бүләк иттеләр.

«Зенит-Казан» клубының баш тренеры Владимир Алекно һәм Олимпия чемпионы Александр Волков җанатарларга, клуб һәм республика җитәкчелегенә игътибарлары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнехановка шулай ук клубның Казанда узучы барлык уеннарына символик абонемент бүләк иттеләр, шуннан соң мөхтәрәм кунаклар, символик төймәгә басып, яңа сезон ачылуны игълан иттеләр.

«Зенит-Казан» яңа сезонның беренче уенын 4 октябрьдә уздырачак. «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә Суперкубок өчен матчта ил чемпионнары Россия Кубогын яулаган «Белогорье» клубы белән очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International