Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Забайкалье крае Мөселманнарының диния нәзарәте рәисе, Чита җәмыгъ мәчете имам хатыйбы Ришат Сәйдәшев белән очрашты.
Р.Сәйдәшевны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты Байкал аръягында исламны һәм мөселман мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов традицион исламны алга сөрүнең һәм экстремистик агымнар барлыкка килүгә каршы торуның мөһимлеген ассызыклады. Үз чиратында Ришат Сәйдәшев Чита җәмыгъ мәчете һәм аның янындагы мәдрәсә эшчәнлеге турында сөйләде.
Татарстан Президенты һәм Забайкалье крае Мөселманнарының диния нәзарәте рәисе шулай ук Забайкалье мөселманнары белән Татарстан Республикасы дини эшлеклеләре арасындагы хезмәттәшлек, тәҗрибә алмашу һәм дини гыйлем алу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.