Казанда ТР делегациясенең Чехия Республикасында булган эшлекле очрашуына нәтиҗә ясадылар
2014 елның 30 сентябре, сишәмбе
Татарстан һәм Чехия берничә әһәмиятле килешүне имзаладылар. Бу хакта бүген журналистларга, Татарстан Президенты җитәкчелегендәге ТР делегациясенең Чехия Республикасында булган эшлекле очрашуына нәтиҗә ясауга багышланган брифингта, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов хәбәр итте.
25-26 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы делегациясе Чехиядә булып кайтты. ТР җитәкчкелеге анда Чехиядәге хезмәттәшләре һәм парламент вәкилләре белән очрашты.
Чехия Республикасы Президенты Милош Земан белән Татарстан вәкилләре нефть, нефть химиясе, машина төзү, энергетика, энергетиканы саклау ысуллары, туризм, белем бирү, медицинага кагылган сөйләшүләр алып барды. Очрашу нәтиҗәсендә, Чехия Республикасына эш визиты кысаларында Брно шәһәрендә Татарстан Республикасы белән Көньяк Моравия крае арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды. Документ сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек итүне билгели.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.
Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.