Турхан Дильмач - 1996 елда Төркия Республикасының Казанда Генераль консуллыгы ачылганнан башлап, унынчы генераль консул. Ул үзенең эшенә быелгы елның сентябрь аенда кереште.
Дипломатик хезмәте вакытында Турхан Дильмач Төркия Тышкы эшләр министрлыгында, Бишкәк, Афинадагы Төркия илчелекләрендә, Төркия Республикасының Тышкы эшләр министрлыгы БМО идарәсендә, 2010-2014 елларда Төркия Республикасының Мәскәүдәге илчелегендә эшләгән.
Очрашу башында Турхан Дильмач Татарстанның беренче Президенты белән танышуына бик шат булуын билгеләп үтте. "Сезнең исем һәм республика белән җитәкчелек итүдәге эшчәнлегегез миңа балачактан таныш, мин һәрвакыт тугандаш татар халкы тарихы һәм республиканың бүгенге казанышлары белән кызыксындым. Шуңа күрә, эшкә билгеләнүем белән генә түгел, ә бәлки күңелем кушуы буенча да Казанга килүемә бик шатмын", - диде ул. Ул шулай ук Мәскәүдә эшләгән вакытта татар теле дәресләренә йөрүен сөйләде һәм әңгәмәне татар телендә алып барырга тәкъдим итте. Минтимер Шәймиев моны Татарстанга зур хөрмәт буларак бәяләде.
Турхан Дильмач, Төркия Республикасы белән Россия Федерациясе, Президентлар Тайип Эрдоган һәм Владимир Путин арасындагы мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә булуы Төркия белән Татарстан арасында киләчәктә хезмәттәшлекне киңәйтергә ышаныч бирә, дип билгеләде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.