Бүген, Согуд Гарәбстаны Әмирлегенә эш сәфәренең беренче көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы җитәкчелеге белән очрашты.
Җиддәгә килеп төшүгә, Рөстәм Миңнеханов Мәккә провинциясе губернаторы шахзадә Маш’алем ибн Абдалла ибн Абдель Азиз белән кыскача әңгәмә уздырды. Шуннан соң Россиянең ИХО каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге резиденциясендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы җитәкчелеге белән очрашу узды, анда шулай ук Россиянең Согуд Гарәбстанындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе, Россиянең ИХО каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Олег Озеров катнашты.
Очрашу Россия киләчәктә хезмәттәшлекне, аерым алганда, Татарстан Республикасы белән ИХО арасында үстерү мәсьәләләренә багышланды.
Бүген үк Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны әмире Абдалла ибн Абдель Азиз чакыруы буенча изге урыннарда булачак.