2014 елда Татарстан хәрби хезмәткә контракт буенча 1,3 мең кеше җибәрәчәк
2014 елның 3 октябре, җомга
РФ Оборона министрлыгы тарафыннан РФ Кораллы көчләрен контракт нигезендә тулыландыру системасын каимилләштерү буенча эш алып барыла. 2014 елда Татарстан алдына хәрби хезмәткә контракт буенча кандидатлар сайлау һәм җибәрү буенча 1,3 мең кеше әзерләү бурычы куелган. Хәзер республика бурычын 70 процентка үтәлгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында чакырылыш комиссиясе утырышында Татарстан хәрби комиссары – ТР чакырылыш комиссиясе рәисе урынбасары Сергей Погодин белдерде.
Искәртеп узабыз, чакырылыш кампаниясе 1 октябрьдә старт алды һәм 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
РФ Президентының 2021 елга куйган бурычы буенча Россиянең Кораллы көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт итүче солдат, матрос, сержант һәм старшиналар саны 499 мең чамасы кеше тәшкил итәргә тиеш.
Докладчы сүзләренә караганда, агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Вахитов һәм Идел буе районнарында хәрби хезмәткә контракт буенча кандидатлар сайлау һәм җибәрү эшләре югары дәрәҗәдә (88 процент) оештырылган.
“Безнең шәһәрнең бу районнары бурычны үтәргә һәм арттырып та үтәргә ярдәм итәр дип уйлыйм”, - диде ТР хәрби комиссары.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.