Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты республика мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады
2014 елның 3 октябре, җомга
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына котлау белән мөрәҗәгать итте.
"Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!
Кадерле ватандашлар!
Сезне изге Корбан бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм!
Бөек хаҗ тәмамаланган бу изге көннәрдә һәр мөэмин-мөселманның йөрәге куаныч һәм рәхим-шәфкатьле Аллаһка рәхмәт хисе белән тула.
Раббыбызга корбан китереп без тәүбә кылабыз, җаннарыбызны пакъләндерәбез, мәрхәмәткә ышанычыбызны ныгытабыз. Мохтаҗларны һәм фәкыйрьләрне ашатучы, хәйрия чаралары уздыручы һәркем гадел һәм туры юлдан атлый.
Республикабызда традицион диннәрне саклау һәм үстерү буенча күләмле эш алып барыла. Күп гасырлар буена тату һәм тыныч уртак гомер итүче төрле милләт һәм дин вәкилләре Татарстаныбызның иминлеге өчен кулга-кул тотынышып эшлиләр, республика тормышында актив катнашалар, заман куркынычларына бергәләп каршы торалар.
Бу көннәрдә меңләгән татарстанлылар хаҗ кыла. Аларның һәркайсы изге җирдә Аллаһы Тәгаләдән тынычлык, гаилә бәхете, мул тормыш, иминлек һәм хезмәтләрендә ярдәм сорап дога укый. Ходай аларның гыйбадәтләрен кабул итсен, барлык хаҗилар һәм хаҗияләр, рухи көч җыеп, туган җирләренә, якыннары янына сау-саләмәт килеш әйләнеп кайтсыннар.
Кадерле дуслар, матур теләкләрегез чынга ашсын, Аллаһ сезне ярдәменнән ташламасын. Корбан бәйрәме һәр өйгә тынычлык һәм муллык, тату һәм бәрәкәтле тормыш, җан җылысы һәм бәхет-шатлыклар алып килсен!
Татарстан Республикасы
Президенты Р.Н. Миңнеханов"
ТР Президенты Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин 2026 ел программалары буенча социаль объектларга капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте
Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә 2026 елда республика һәм федераль программалар буенча 170 объект капиталь ремонтланачак. Шуларның 63 е - гомуми белем бирү оешмалары, алар буенча эшләр 10%ка үтәлгән. 55 объектта эшләр дәвам итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз