Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Һәм ТР мөселман руханилары башлыкларына Корбан бәйрәме уңаеннан котлау телеграммалары юллады.
Татарстан Президенты имзалаган котлаулар Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдинга, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга җибәрелде.
Котлауларда, аерым алганда, әлеге бәйрәм үзе белән тынычлык һәм шатлык китерер, иң матур кеше хисләрен күрсәтүгә сәбәп булыр, милләтара, динара аңлашуны, иҗтимагый иминлек һәм гаржданнар бердәмлеген ныгытуга хезмәт итәр, дигән өмет белдерлгән иде.