Татарстан делегациясе Согуд Гарәбстаны Әмире исеменнән уздырылган кабул итү мәҗлесендә катнашты

2014 елның 5 октябре, якшәмбе

Бүген, Согуд Гарәбстаны Әмирлегенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эш сәфәренең соңгы көнендә, Ике Изге урын Сакчысы, Согуд Гарәбстаны Әмирлегенең Галиҗанәп Әмире Абдалла ибн Абдел-Азиз Әл Согуд исеменнән Корбан бәйрәме уңаеннан уздырылган тантаналы кабул итү мәҗлесендә катнашты. Мәҗлес Әмирнең Минадагы Сараенда уздырылды.


Татарстан делегациясе составында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов,Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Мөселманнары Диния нәзәрате рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин бар иде.


Исегезгә төшерәбез, Согуд Гарәбстанына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башта Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы җитәкчелеге, Мәккә провинциясе Әмире шахзадә Маш’ал ибн Абдалла ибн Абдел-Азиз Әл Согуд белән очрашкан иде, шулай ук изге мөселман урыннарына хаҗ кылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International