Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә катнашучылар Казанның үзәк өлешендә объектларны төзү һәм төзекләндерү проектлары турында фикер алыштылар.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Раслау өчен проектларны Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева тәкъдим итте. Бу, аерым алганда, Мәрҗәни урамындагы аз катлы йортларны төзекләндерү проекты, Федосеевская урамында Халыкара мәгариф үзәге (3-4 катлы бина, инде булган панорамага кертелгән) проекты, Университет урамында кунакханә комплексы, Карл Маркс урамындагы 53 йортка административ-сәүдә бинаны кушып төзү проекты һәм башкалар.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук Маяковский-Некрасов урамнарындагы төзелеп бетмәгән күп катлы йорт мәсьәләсе турында да сөйләштеләр (бина бик озак төзелә, төзелеш турындагы карарны 88 дольщик көтә). Объект төзелеше тәмамланачак.
Рөстәм Миңнехановка шулай ук Мәскәү урамы белән Яхин урамы киселешендә автосалон төзү проектын күрсәттеләр. Проект буенча бинаның алгы ягы пыяладан буда, ул микрорайонның гомуми кыяфәтенә туры килми. Татарстан Республикасы Президенты объектның фасадын үзгәртүне яисә аны шәһәрнең башка өлешенә (үзәктә түгел) күчерү мөмкинлеген карауны тәкъдим итте.
Алга таба катнашучылар сөйләшүгә кабат тәкъдим ителгән, әйтелгән төзәтмәләрне кертеп башкарылган, объектлар проектларын карадылар. Аерым алганда, Нариманов урамы 66 йорт бинасы расланды (катлар саны киметелде), Маяковский урамындагы офислар бинасы (төзәтмәләр кертелде), Гладилова урамы 55 йорт проекты (фасад камилләштерелде) расланды.
Кидәшмәдә ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.