Татарстан Президенты Кытайның иң эре туроператоры җитәкчесе белән очрашты

2014 елның 6 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Туризм буенча CITS Кытай агентлыгы җитәкчесе Юй Ниннин ханым белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук республика транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Казан» халыкара аэропорты» ААҖ генераль директоры Алексей Старостин катнашты.

Юй Нинин Казанга Россия шәһәрләре буенча сәяхәте кысаларында туризм өлкәсендә хезмәттәшлек урнаштыру максатларында килгән. CITS башлыгына мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты ассызыклаганча, республиканы белән Кытай туристик компанияләре арасындагы хезмәттәшлек кызыксындыра.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанның туристик потенциалы бай, аның территориясендә күп кенә туристларны җәлеп итәрлек объектлар урнашкан, монда мөһим спорт, сәяси, мәдәни вакыйгалар уздырыла.

«Без туризмны икътисадыбызның әһәмиятле өлеше дип саныйбыз», - диде Татарстан Республикасы Президенты. Ул хәбәр иткәнчә, 2013 елда Татарстанда 1,7 млн. турист булып киткән. Туризм үсешенә Универсиада этәргеч булды, республикада 2020 елга кадәр туризмны үстерү программасы кабул ителгән.

«Сез визитыгыз кысаларында Болгар, Свияжск шәһәрләрен, безнең башкалабызны карарсыз. Бу объектлар игътибарга лаек», - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов Юй Нинин ханымга.

Ул искә төшергәнчә, Татарстан КХР белән актив хезмәттәшлек итә. Быел гына Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Кытайда ике мәртәбә булды, үз чиратында Кытай делегациясе дә Татарстанга эш сәфәре белән килде. «Без бу актив хезмәттәшлеккә бик шат», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Хезмәттәшлегебез туризм өлкәсендә дә активлашыр дип уйлыйбыз, бүген без имза салачак документ бу юнәлештә тагын бер адым булыр», - дип белдерде Татарстан Президенты.

Үз чиратында Туризм буенча Кытай агентлыгы җитәкчесе Юй Ниннин үзләренең компаниясе турында сөйләде.

«Россия-Кытай мөнәсәбәтләре яңа үсеш баскычы кичерә, шуңа күрә туризм өлкәсендә дә хезмәттәшлек үсеш алырга тиеш», - диде Юй Ниннин.

«Без дә Кытай Халык Республикасыннан килүче туристлар санын арттыру ягында, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу күбесенчә транспорт мәсьәләсенә дә бәйле, монда аэропорт та, Татарстан Республикасы Транспорт минситрлыгы да максималь ярдәм күрсәтәчәкләр. Безнең республиканы сездә дә белергә тиеш, төрле туристик форумнарда һәм күргәзмәләрдә катнашырга кирәк».

Очрашу азагында Туризм буенча Кытай агентлыгы белән Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды. Татарстан Республикасы Президенты барында документка Туризм буенча CITS Кытай агентлыгы җитәкчесе Юй Нинин һәм Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов кул куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International