Рөстәм Миңнеханов Cisco компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2014 елның 6 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Cisco компаниясе делегациясе белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Cisco компаниясенең индустриаль алымнар бизнесын үстерү һәм стратегиясе буенча глобаль җитәкчесе Мэтью Смит, ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм башкалар катнашты.

Татарстан Президенты делегация әгъзаларын сәламләде һәм Cisco компаниясенә күп еллык Татарстан белән файдалы хезмәттәшлек итүе өчен рәхмәт белдерде. «Россиядә үз проектларыгыз өчен Татарстанны пилот регион буларак каравыгыз бик күңелле», - дип әйтте Р.Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Cisco республиканы мәгълүматлаштыру эшендә актив катнаша, иртәгә КФУда Инновацион үзәкне ачу бу юнәлештә чираттагы әһәмиятле адым булачак.  

«Республика потенциалы бик зур, без инновацияләр юнәлешендә бик күпне башкарабыз һәм сезнең бөтен тәкъдимнәрегезне дә карарга риза», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Cisco җитәкчелегенә. – Сез – безнең стратегик партнерыбыз, алга таба да уңышлы хезмәттәшлек итәрбез, дип ышанам».

Cisco компаниясенең индустриаль алымнар бизнесын үстерү һәм стратегиясе буенча глобаль җитәкчесе Мэтью Смит, үз чиратында, Казанда “акыллы шәһәр” системасын кертү турындагы планнар белән уртаклашты – иҗтимагый транспорт, ТКХ һәм башкалар өлкәсендә мәгълүмат технологияләрен куллану. М.Смит сүзләренчә, проектларның кыйбат булуына карамастан, аларга чыгым капланачак һәм бер үк вакытта инновацион мохит булдырыла. 

Шулай ук делегация вәкилләре Иннополис ИТ-шәһәренең Cisco компаниясе өчен кызыклы булуын хәбәр иттеләр һәм бу юнәлештә Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын расладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International