Бүген Казан федераль университетының Мәгълүмат технологияләре һәм системалары югары мәктәбе нигезендә Cisco Инновацион үзәге ачылды. Ачылуга багышланган чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук ачылуда Cisco компаниясенең EMEAR регионында эш итү буенча президенты Крис Дедикот, Cisco компаниясенең индустриаль алымнар бизнесын үстерү һәм стратегиясе буенча глобаль җитәкчесе Мэтью Смит, ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Cisco Инновацион үзәгенең максаты – Россия һәм халыкара базарда бизнес һәм дәүләт тарафыннан таләп ителә торган инновацион фәнни-практик эшләнмәләрне гамәлгә ашыру; импортны алышытру технологияләрен һәм хезмәт күрсәтүне, вуз хезмәткәрләрен, студентларны, аспирантларны, ТР икътисадының реаль секторы предприятиеләрен җәлеп итеп, үстерү. Инновацион үзәк нигезендә элемтә системаларын проектлау өлкәсендә, навигация системалары һәм перспективалы антенна техникасы өлкәсендә эшләр алып барылачак.
Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм башка мөхтәрәм кунакларга Инновацион үзәкнең лаборатория җиһазларын күрсәттеләр. «Сез Казан федераль университетында булдырылган үзәк белән горурланырга тиешсез, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты Cisco компаниясенең EMEAR регионында эш итү президенты Крис Дедикотка. – Бу - чын инновацияләр һәм лидерлык үрнәге».
«Миңа, инженерга, Россия инновацион икътисадын үстерү өчен, Cisco һәм универстиетның бергә эшләвен күрү бик күңелле, - дип белдерде К.Дедикот. – Безнең бурыч – платформа булдыру, аның нигезендә урындагы компанияләр, безнең технологияләрне кулланып, яңа алымнар булдырачаклар һәм шәһәрне үсетрәчәкләр».
Ул Рөстәм Миңнехановка инновацион үсеш идеяләренә тугры булу өчен рәхмәт белдерде һәм Инновацион үзәк проектына Cisco компаниясе ярдәм итәчәгендә ышандырды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Cisco республиканың стратегик парнеры булуын ассызыклады. «Без инде бергә зур юл үттек, әмма заман яңа адымнар таләп итә, һәм бүген без бик зур яңа адым ясадык, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов Крис Дедикотка. – Ышанам ки, Инновацион үзәк ачылу Cisco компаниясенә дә, республикага да зур файда китерәчәк һәм Россиядә генә түгел, ә чит илдләрдә дә аның эшләнмәләре кулланыш табачак».
«Сез Татарстан Республикасы ягыннан яңа юнәлешләр буенча да хезмәттәшлеккә ышана аласыз», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Татарстан Президенты барында килешүләр имзаланды. Cisco компаниясенең EMEAR регионында эш итү президенты Крис Дедикот һәм ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Cisco һәм Татарстан арасында хезмәттәшлекнең юл картасын имзаладылар. Крис Дедикот һәм КФУ ректоры Илшат Cisco һәм Казан федераль университеты арасында хезмәттәшлек итәргә ниять турындагы килешү имзаладылар.
Бүгенге чаралар кысаларында Рөстәм Миңнехановка “акыллы автобус” тәкъдир ителеде – Казан IT-белгечләренең яңа эшләнмәсе. Гадәти маршрут автобусы югары тизлекле Интернет һәм юл торышын тикшерү өчен камералар билән җиһазлана. Нәтиҗәдә автобус камералары, төрле юл кагыйдәләрен бозуларны теркәп, ЮХИДИ серверларына җибәрә.