Татарстан Республикасы Милли банк коллективына яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр

2014 елның 7 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Милли банк коллективына яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе үзәк банкы Рәисенең беренче урынбасары Георгий Лунтовский һәм башкалар катнашты.

20 елдан артыграк Татарстан Республикасы Милли банкын җитәкчеләгән Евгений Богачев отставкага китте. Аны моңарчы Татарстан Республикасы икътисад министры вазыйфасын биләгән Мидхәт Шаһиәхмәтов алыштырды.

Мидхәт Шаһиәхмәтовны Россия Банкының Идел-Вятка Баш идарәсе башлыгы урынбасары – Татарстан Республикасы Милли банкы идарәчесе билгеләп кую турындагы боерыкны Георгий Лунтовский укыды. Ул шулай ук төгәллек кертте, мондый Татарстан Республикасы Милли банкы идарәчесенең Россия Банкының Идел-Вятка Баш идарәсе башлыгы урынбасары булуы беренче мәртәбә икән. Георгий Лунтовский сүзләренчә, бу Татарстан Республикасына җитди мөнәсәбәтне күрсәтә. Бүген Татарстан банк секторы үсеше буенча илдә өченче урында тора, дип билгеләп үтте ул.

Георгий Лунтовский Евгений Богачевка банк эшенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде - «Росся Банкында фидакарь хезмәте өчен» мактаулы тамгасы белән бүләкләде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук Евгений Богачевның банк эшендәге казанышларын, Татарстан Республикасы икътисады үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте. Евгений Богачев – иң ихтирамга лаек җитәкчеләребезнең берсе, диде Рөстәм Миңнеханов, нәрсә эшләсә дә, ул үз-үзен кызганмыйча эшли һәм югары дәрәҗәдә башкара.

Банкның һәр хезмәткәре аның турыда җылы сүзләр әйтә ала, диде Татарстан Республикасы Президенты һәм Евгений Богачевка сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Евгений Богачевка «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медален тапшырды.

Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Милли банкына куелган бурычлар үтәләчәк, дип ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International