Рөстәм Миңнеханов «Россия тимер юллары» ААҖнең тимер юл тармагы үсеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмәсендә катнашты

2014 елның 7 октябре, сишәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тимер юл тармагы үсеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты.
Чара Мәскәүдә, «Россия тимер юллары» ААҖнең үзәк офисында узды.

«Россия тимер юллары» ААҖ президенты Владимир Якунин үткәргән киңәшмәдә шулай ук федерациянең берничә субъекты җитәкчеләре катнашты.

РТЮның регионнарда эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, хәзерге вакытта «Мәскәү – Казан» югары тизлекле магистраль төзелеше проектын нигезләү буенча эшләр тулы күләмдә башкарылган. Белгечләр фикеренчә, трассаны куллануның беренче 12 елында хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эшлекле активлык үсеше хисабына тулаем эчке продуктның үсеше 11,7 трлн. сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International