Бүген Артем Здунов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллективына министр вазыйфасында тәкъдим ителде. ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин хезмәткәрләрне яңа җитәкче билгеләнү белән таныштырды.
Алексей Песошин ТР Икътисад министрлыгы актлар залында җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, ТР Президентының Мидхәт Шаһиәхмәтовның элеккеге министр вазыйфасыннан азат ителүе һәм республиканың Милли банкы җитәкчесе вазыйфасына билгеләнүе турындагы указын укыды. Ул М.Шаһиәхмәтовка министрлык җитәкчелеге вазыйфасында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
“Аның министр вазыйфасында эшләү чорында, республика Россия икътисадында алдынгыларның берсе буларак, үз позициясен шактый ныгытты, - дип ассызыклады А.Песошин. – 2010 елдан Татарстан хакимият органнары эшенең нәтиҗәлелеге күрсәткечләре буенча беренче урынны били”.
Алексей Песошин Мидхәт Шаһиәхмәтовка ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды һәм уңышлар теләде.
Аннан соң Алексей Песошин, 4 ел дәвамында министр урынбасары вазыйфасын башкарган Артем Здуновның Татарстан Республикасы икътисад министры итеп билгеләнүе турындагы Указны укыды.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.
Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.