Бүген Чабаксарда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Физик культура һәм спорт буенча совет утырышын үткәрде. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Утырышта 2016-2020 елларда спорт материаль-техник база үсеше, физик культура һәм спорт чаралары системасын камилләштерү мәсьәләләре каралды.
Россия Президенты билгеләгәнчә, массакүләм спортта уңай үзгәрешләр, заманча материаль-техник база, шулай ук физик культура һәм спорт чараларының камил системасы булган очракта гына, мөмкин булалар. Ил башлыгы хәбәр иткән мәгълүматлар буенча бүгенге көндә Россиядә даими рәвештә спорт белән халыкның 27,5 % шөгыльләнә. «Әйе, әлеге күрсәткечләр үсә, сизелерлек үсте, әмма әлегә бу җитәрлек түгел», - дип саный В.Путин.
«2015 елда бер программа тәмамлана һәм безгә, якындагы биш елга, алдагы биш елга яңа Федераль максатчан программа кабул итү өчен, тиешле чаралар үткәрергә, адымнар әзерләргә кирәк », - дип белдерде Россия Президенты.
Ул җәяү барып җитәрлек арзан спорт объектларын булдыру әһәмитен ассызыклады. «Ышанам ки, нәкъ менә шундый “урындагы” инфраструктурада дәүләт, муниципалитетлар, иҗтимагый оешмалар тырышлыгын һәм ресурсларын туплау мөһим», - дип белдерде Владимир Путин.
«Һәм моннан тыш әлеге өлкәгә эре һәм урта бизнесны җәлеп итү алымнарын уйлау мөһим, алар мондый объектларны төзи һәм куллана алырлар иде, әлбәттә, социаль объектлар буларак», - дип ышанып әйтте ил башлыгы.
Яңа программа, В.Путин сүзләренчә, илнең төрле регионнарының спорт объектлары белән тәэмин ителешенең дәрәҗәсендә аермалыкны киметергә тиеш.
«Хәзер мин финанслау турында сөйләп тормыйм. Гомумән финанслау тигез барды. Әмма бюроктратик характердагы башка проблемалар да була. Мин Спорт министрына һәм Төзелеш министрына әлеге проблемаларны хәл итү юлларын тәкъдим итүләрен сорыйм, шулай ук алга таба мондый күренешләрне булдырмаска тиешбез», - дип әйтте Россия Президенты.
Мөһим мәсьәләләр арасында ул мәгариф учреждениеләрендә матуриаль-техник базаны үстерүне дә атады. Ул физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә олы яшьтәге кешеләрне өндәргә дә чакырды. Шулай ук Владимир Путин даими, бөтен кеше катнаша алырлык физик культура һәм спорт чараларының җитмәвен ассызыклады. «Минем фикеремчә, әлеге мәсьәләне муниципаль, төбәкләр һәм федераль дәрәҗәдә хәл итүче мәҗбүри ярышлар системасын булдыру турында уйларга кирәк. Шул системада Фдерерация субъектлары арасында Бөтенроссия спартакиадасы, Президент ярышлары һәм Мәктәп укучыларының Президент спорт уеннары кебек ярышларга тиешле урын табарга кирәк», - дип ассызыклады дәүләт башлыгы.