Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгегенга эш сәфәре кысаларында "Хальдор Топсе" компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Яклар нефть химиясе тармагында киләчәк хезмәттәшлек, нефть эшкәртү предприятиеләрендә яңа технологияләрне гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, "Хальдор Топсе" компаниясе Татарстан Республикасында «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖдә формальдегид җитештерү җайланмаларын реконструкцияләү проектын эшләүдә катнашты, «ТАНЕКО» ААҖ белән хезмәттәшлек итте, Татарстанда «Аммоний» минераль ашламалар җитештерү заводын төзү проектының лицензиарларының берсе булды.
«Хальдор Топсе» компаниясе – республикабызның мөһим партнеры, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, безнең уртак проектларыбыз күп.
Сезнең технологияләр уңышлы эшли, без үзара файдалы хезмәттәшлекне дәвам итәсебез килә, диде Татарстан Республикасы Президенты.
Әңгәмә барышында яклар Татарстанның профильле югары уку йортлары студентларын һәм нефть химиясе тармагы белгечләрен "Хальдор Топсе" компаниясе уку үзәкләрендә укытуны оештыру мөмкинлеге буенча фикер алыштылар.
Безнең студентларны һәм белгечләрне сезнең уку үзәкләрендә һәм лабораторияләрегездә укыту, стажировкалар оештыру – киләчәк хезмәттәшлек өчен яхшы башлангыч булачак, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул бу мәсьәлә буенча берәр форма табарга тәкъдим итте.
Үз чиратында "Хальдор Топсе" вәкилләре хәбәр иткәнчә, алар Татарстан белгечләренең стажировкаларын һәм студентларын укытуны оештыру фикерен хуплыйлар. Безнең бу өлкәдә тәҗрибәбез зур, диделәр алар. Стажировкалар бер айдан бер елга кадәр булырга мөмкин икән. Алар белдергәнчә, Татарстан белгечләренә иң яхшы квалификацияле ярдәм күрсәтеләчәк.
Рөстәм Миңнеханов белгечләрне һәм студентларны укыту буенча килешү әзерләргә һәм аны имзаларга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, "Хальдор Топсе" компаниясе белән Казан милли технология университеты (КНИТУ-КХТИ) арасында хезмәттәшлек урнаштырырга мөмкин.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук компания җитәкчелегенә республиканың эре нефть химиясе предприятиеләре исеменнән хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Татарстанда сезне, заманча технологияләрне гамәлгә кертүче буларак, югары бәялиләр, диде ул.
Компания вәкилләре үз чиратында Татарстан Республикасы территориясендә башка проектларны да гамәлгә ашыру теләкләрен белдерделәр. Аерым алганда, "ТАНЕКО" ААҖдә нефть эшкәртү куәтләрен киңәйтү проекты булырга мөмкин, диделәр алар.
Белешмә өчен:
«Хальдор Топсе» Дания компаниясенә 1940 елда доктор Хальдор Топсе нигез салган.
Компания асылда авыр химия һәм нефть химиясе сәнәгате тармагында эшчәнлек алып бара.
Компания – аммиак һәм күкерт кислотасы җитештерү технологияләре өлкәсендә бөтендөнья лидеры.