Татарстанның беренче вице-премьеры Борис Павлов Россиядә химия термодинамикасы буенча үткәрелә торган RCCT 2009 XVII Халыкара конференциясендә катнашты

2009 елның 30 июне, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Россиядә химия термодинамикасы буенча үткәрелә торган RCCT 2009 XVII Халыкара конференциясендә доклад белән чыгыш ясады.
Фәнни-методик конференция Казанда 30 нчы июньнән 2 июльгә кадәр бара. Анда АКШ, Япония, Австрия, Кытай, Германиядән, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән химия термодинамикасының төрле өлкәләрендә эшләүче 400 дән артык алдынгы белгеч катнаша. Конференцияне Казан дәүләт технология университеты (КДТУ) оештыра.
Әлеге чараның максаты – Россия һәм чит илдә химия термодинамикасы өлкәсендә үткәрелә торган фундаменталь тикшеренүләрне апробацияләү. Конференциядә фикер алышуга чыгарылган темаларның күбесе композицион материаллар термодинамикасын өйрәнү, нанотехнологияләр һәм энергияне саклап тоту технологияләрен үстерүнең актуаль мәсьәләләре.
Конференция эшендә катнашучылар химия термодинамикасы өлкәсендәге фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләрнең хәзерге торышына күзәтү ясаячаклар, молекулалар өстендәге структураларны өйрәнүдә яңа карашлар тәкъдим итәчәкләр.
Борис Павлов Татарстан Республикасы Премьер-министры исеменнән конференция кунакларын һәм бөтен катнашучыларны Россиядә химия термодинамикасы буенча үткәрелә торган RCCT 2009 XVII Халыкара конференциясенең ачылуы белән тәбрик итте.
Татарстанның беренче вице-премьеры үзенең чыгышында бүген, дөньякүләм финанс-икътисад кризисы шартларында, чыгарылган чималны тирәнтен эшкәртү мәсьәләсе аеруча актуаль була баруын әйтеп үтте. Ул 2009 елның маенда Россия Федерациясе Президенты рәислегендә Россия икътисадын яңарту һәм технологик үстерү комиссиясе төзелеп, 18 июньдә биш өстенлекле юнәлеш буенча эш төркемнәре төзү турында карар кабул ителгәнлеген искәртте. Алар исәбенә яңа төр ягулык уйлап табу һәм углеводородларны тирәнтен эшкәртүне үз эченә алган энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергияне саклау технологияләре дә керә.
Борис Павлов конференциянең, җитди фәнни әһәмиятлелектән тыш, икътисади актуальлек тә ала баруын әйтте. “Шундый зур һәм дәрәҗәле конференцияне үткәрү химия термодинамикасы өлкәсендәге фундаменталь тикшеренүләр һәм химия, нефть химиясе сәнәгатендә тормышка ашырыла торган гамәли аспектлар турында югары фәнни дәрәҗәдә фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк. БДБ илләре һәм чит илләрдән килгән алдынгы белгечләрнең катнашуы халыкара хезмәттәшлекне үстерү, химия фәне һәм югары белем бирү өлкәсендә уртак проектлар төзү өчен мөһим этәргеч булачак”, - диде ул.
Республиканың беренче вице-премьеры хәзерге вакытта Татарстанда, дөньякүләм финанс кризисына карамастан, тармакның яңа предприятиеләре – “Химград” югары технологияләр индустриаль паркы, “Аммоний” ААҖ нең минераль ашламалар заводы, “Танеко” ААҖ нең нефть эшкәртү предприятиеләре комплексы һ.б. төзелүен билгеләп үтте.
Борис Павлов химия һәм нефть химиясе Татарстан Республикасы икътисадын үстерүнең стратегик юнәлеше булып торуын ассызыклап үтте. Әйтик, республикада Россия химия һәм нефть химиясе сәнәгатенең эре предприятиеләре (“Татнефть”, “ТАИФ-НК”, “Нижнекамскнефтехим”, “Нижнекамскшина”, “Казаноргсинтез”, “Нәфис-Косметикс”, “Казанкомпрессормаш”, “Химия продуктлары дәүләт фәнни-тикшеренү институты”, “Казан дәүләт казна дары заводы”) һәм башкалар урнашкан.
Татарстан җитәкчелеге, өр-яңа технологияләр кертеп һәм яңа программаларны тормышка ашырып, республиканың нефть химиясе комплексын үстерү буенча актив эш алып бара. Химия һәм нефть химиясе сәнәгате икътисадның иң мөһим тармагы булып тора һәм республикадагы сәнәгый җитештерүнең якынча 17 процентын тәэмин итә. 2008 елда 150 млрд. сумнан артык химия продукциясе җитештерелгән. “Комплекс предприятиеләре тарафыннан кризис программалары эшләнгән. Алар, энергия ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру, чимал сатып алу чыгымнарын киметү, хезмәткәрләр санын оптимальләштерү белән беррәттән, иң беренче чиратта, технологик ресурсларның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән”, - диде Борис Павлов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International