Рөстәм Миңнеханов Мәскәү җәмигъ мәчете төзелешенең барышы белән танышты

2014 елның 14 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия башкаласында Җәмигъ мәчете төзелеше барышы белән танышты. Төзелеш этаплары турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, Мәскәү Хөкүмәтендә Об этапах строительства Президенту Татарстана Рустаму Минниханову, Мәскәү Хөкүмәтендә шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеше мәсьәләләре буенча Мәскәү Мэры урынбасары Марат Хөснуллинга, шулай ук Мәскәү җәмигъ мәчете төзелешенең төп хәйриячесе Сөләйман Керимовка Россия Мөфтиләре шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдин хәбәр итте.

Очрашуда катнашучылар төзелеш планнары турында фикер алыштылар, бөтен заманча таләпләргә җавап бирүче яңа бина һәм бүлмәләре проекты белән таныштылар, планлаштырылган интерьерлар декорын карадылар. Мәскәүдәге Җәмигъ мәчете тышкы кыяфәте белән башка илләр архитектура формаларын кабатламый, ә безнең ил гореф-гадәтләренә нигезләнә.

Россия Мөфтиләре шурасы белән Төркия Дини эшләр министрлыгы арасындагы килешү буенча мәчетнең эчке бизәлешен, Россия мөселманнарына бүләк буларак, төрек ягы үз өстенә алды.

Мәскәү җәмигъ мәчете ачылу тантанасы 2015 ел ахырында булыр дип планлаштырыла. Эшләр югары сыйфатлы булсын һәм вакытында тәмамлансын өчен, төзелеш һәм эчке бизәлеш барышын көн саен тикшеүче инстпектор билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International