Рөстәм Миңнеханов Toro Rosso «Формулы-1» командасы делегациясе белән очрашты

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

Toro Rosso «Формулы-1» командасы җитәкчесе Франц Тост һәм команданың Россия пилоты Даниил Квят белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Acronis компаниясенә нигез салучы Сергей Белоусов, ТР вице-премьеры – мәгъләматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Автомотоспорт федерацииясе президенты Иван Егоров катнаштылар.

Toro Rosso командасы делегациясе Татарстанга республика җитәкчелеге һәм спонсорларның берсе - Acronis компаниясе чакыру буенча килгәннәр. Бүген Даниил Квят «Казан-ринг» автодромында һәм «Форсаж» картинг үзәгендә узышчыларга мастер-класс уздырачак, ИТ-паркта автоспорт яратучылар белән очрашачак. Иртәгә делегация Чаллыга бара.

Бүгенге очрашуны ачып, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кунакларга Татарстанга килүләре өчен рәхмәт белдерде. «Спорт – безнең эшнең мөһим өлеше. Без спорт аша кешеләрне берләштерергә, аларны сәләмәт итәргә тырышабыз. Шулай ук эре спорт чаралары безнең республиканы үзгәртергә булышалар», - дип сөйләде ТР Президенты.

Ул республика спортның техник төрләренә актив ярдәм иткәне турында хәбәр итте. «Бигрәк тә картинг мөһим, чөнки бу автоспортның нигезе, анда нигез салына», - дип әйтте Р.Миңнеханов.

«Без сезне Казанда күрүебезгә бик шат, - дип мөрәҗәгать итте республика Президенты Даниил Квятка. - «Формула-1» - автоспортның югары дәрәҗәсе. Һәм анда эләгү, ныгып калу – бик зур казаныш».

«Безгә сезнең республика белән танышуыгыз мөһим, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Рәхим итегез, без, вакыт табып, монда килүегезгә бик рәхмәтле».

Toro Rosso командасы җитәкчесе Франц Тост, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка республикада җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ф.Тост белдерүенчә, аңа Казан бик ошаган, заманча, чиста һәм матур шәһәр.

«Минем өчен Даниил – суперсәләтле кеше. Аның узышта җиңү өчен бөтен кирәк булган сыйфатлары бар, - дип белдерде Франц Тост. – Ул бөтенесен дә дөрес эшли, һәм ышанам ки, ул бик уңышлы булачак».

Аерым Франц Тост Рөстәм Миңнехановка картингка ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Toro Rosso җитәкчесе сүзләренчә, картинг - автоспортның беренче баскычы, бер үк вакытта картинг белән яшьләр дә, олы пилотлар да шөгыльләнә, хәтта Михаэль Шумахер, «Формуле-1» чыгыш ясаган вакытында картларда йөргән.

Даниил Квят Рөстәм Миңнехановка үзенең узышчы карьерасы, «Формуле-1»дәге чыгышлары турында сөйләде. Татарстан Президенты Россия пилотына дөньяның төп автоузышларында уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International