Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда интеллектуаль транспорт системалары буенча семинар ачылды
2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
Бүген Казанда ИТ-паркта интеллектуаль транспорт системалары (ИТС) буенча халыкара семинар ачылды. Семинар ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
ИТС буенча халыкара гамәли семинар, интеллектуаль транспорт системалары, шул исәптән Татарстан Республикасында эшләнгән һәм гамәлгә кертелгән хәрәкәт куркынычсызлыгын, транспорт инфраструктурасы үтемлелеген тәэмин итү һәм экологик хәлне яхшырту өлкәсендәге проектлар турында фикер алышу мәйданына әвереләчәк.
Семинар башланыр алдыннан, Илдар Халиков, шулай ук “ ИТС Европа – ЭРТИКО”ның халыкара мәсьәләләр һәм партнерлар белән үзара хезмәттәшлек буенча директоры Расмус Линдхольм ИТС өлкәсендәге алдынгы эшләнмәләр күргәзмәсен карады.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы журналистларга интервьюда интеллектуаль транспорт системаларын куллануның актуальлеген һәм республиканың бу мәсьәләдәге тәҗрибәсен билгеләп үтте.
“Соңгы елларда зур алга китеш транспорт агымы, юл системалары белән идарә мәсьәләләрендә генә күзәтелмәде. Юл хәрәкәте белән идарәнең үзендә дә алга китеш сизелә, - дип билгеләде Илдар Халиков. Казандагы Универсиадага әзерлек барышында, без илдә генә түгел, дөньядагы иң яхшы тәҗрибәне тормышка ашырдык. Иң мөһиме, нәтиҗәсен дә күрдек. Барыбыз да агымдагы елның 1 нче сентябрендә юл хәрәкәте тыгызлыгының, гадәттәгедән күпкә түбән булуын күрдек. Иң катлаулы участокларда да хәрәкәт тоткарлыгы 15 минуттан артык булмады. Бу беренче тапкыр булды, һәм бу интеллектуаль системалар эше нәтиҗәсе”.
Илдар Халиков сүзләренчә, интеллектуаль транспорт системаларыннан файдалану тәҗрибәсе аларны куллануга салынган кертемнәрнең отышлылыгын күрсәтте. “Без буш, имин юлларны, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен уңайлылыкны күрәбез,- дип белдерде ТР Премьер-министры. Бүгенге чара да очраклы гына барлыкка килмәде - без дөньядагы һәм бер ук вакытта үзебезнекеләр эшләгән иң яхшы эшләнмәләрне күрергә һәм белергә телибез”.
“Без үзебезнең эшләнмәләрне үзебез дә генә кулланып калмыйча, Татарстанда сыналганнарның күбесе Россия күләмендә дә актив җәелдерелә”, - диде Илдар Халиков.
“Минем күрүемчә, Татарстанда төрле кушымталар яхшы үсеш алган, ләкин мәгълүматның берләштерелгән булуы мөһим. Без үз тәҗрибәбезне, иң яхшы эшләнмәләребезне тәкъдим итәргә әзер”, - дип белдерде Расмус Линдхольм.
Илдар Халиков сүзләренчә, семинар кысаларында оештырылган күргәзмә, Татарстан һәм Россиядә ИТС өлкәсендә идеяләр һәм эшләнмәләрнең күп булуын күрсәтә, һәм бу тәҗрибәдән файдаланырга кирәк.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин 2026 ел программалары буенча социаль объектларга капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте
Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә 2026 елда республика һәм федераль программалар буенча 170 объект капиталь ремонтланачак. Шуларның 63 е - гомуми белем бирү оешмалары, алар буенча эшләр 10%ка үтәлгән. 55 объектта эшләр дәвам итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз