Рөстәм Миңнеханов Грециянең Кикланд утрауларында булды

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Грециянең Кикланд утраулары регионында эш визиты белән булды. Республика делегациясе составында Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев та бар иде.

Рөстәм Миңнехановның эш визиты, Кикланд утраулары җитәкчелегенең быел март аендагы Татарстанга килүләре вакытында яңгыраган чакыруларыннан соң, булды.

Бүген Татарстан Президенты архипелагның берничә утравында булды, шуннан регион губернаторы Георгис Леонтаритис белән очрашты. Очрашуда шулай ук Кикланд утрауларының эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында катнашучылар Татарстан белән Кикланд ураулары арасында хезмәттәшлек үсешенең мәсьәләләре турында сөйләштеләр – беренче чиратта, туризм өлкәсендә. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, багланышлар өчен мәгариф, уртауларда урнашкан православие диненең изге урыннарына килүне оештыру өлкәләрендә мөмкинлекләр бар, шулай ук ул регионның тарихи һәйкәлләрне саклап калудагы казанышларын югары бәяләде. Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, Татарстан белгечләренә Грециянең археологик табышларны музейларга әзерләүдәге тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International