Бүген Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ” ААҖнең фәнни-техник үзәгендә булды. Завод гендиректры Сергей Когогин белән Татарстан Республикасы Президенты предприятиенең яңа эшләнмәләрен карады – гибрид көч җайланмалы йөк машинасы, махсус техника өчен шасси һәм яңа двигатель.
65206 йөк машиналары - гибрид җайланмалар буенча завод эше нәтиҗәсе, ул үзендә эчке янулы дигатель белән электромотор берләштерә. Бүген Татарстан Президентына газ һәм дизель двигательле йөк машиналарын күрсәттеләр. Электр белән хәрәкәткә килүче тавышсыз йөрү мөмкинлеге булган “гибридлы” йөк машиналары коммуналь транспорт буларак кызыклы булачак.
Махсус техника өчен көпчәк формуласы 10х10 булган яңа шасси, “КАМАЗ” баш конструкторы Данис Вәлиев сүзләренчә, Россиядә стандарт габаритларга туры килүче һәм гомуми кулланыштагы юлларга чыга алучы шасси үрнәкләренең беренчесе.
Татарстан Президентына бүген тагын авыр йөк машиналары өчен рәттән урнашкан алты цилиндрлы двигатель күрсәттеләр. Әлеге көч агрегатының куәте 550 л.с. кадәр җитә, һәм баш конструктор сүзләренчә, двигатель Европадагы аналоглардан ким түгел.
ФТҮнә визиты ахырында Рөстәм Миңнеханов 65206 “гибридлы” йөк машинасын йөртеп карады, шуннан журналистларга тәэсирләре турында хәбәр итте.
«Әлеге автомобиль йөртүче өчен бик җайлы һәм экономияле, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Заводның бүген тәкъдим ителгән яңа проектлары да бар, димәк “КАМАЗ” – эшләнмәләре дөнья дәрәҗәсендә булган компания».
Татарстан Президентының ФТҮнә визиты кысаларында «КАМАЗ-5490» яңа йөк машиналарын Чаллы Кәгазь-картон комбинатына тапшыру тантанасы уздырылды. Машиналардан ачкычларны Рөстәм Миңнеханов тапшырды.