Татарстан Президенты: «Чаллыга булган потенциалын саклап калу мөһим»

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Наил Мәһдиев бүген Чаллы шәһәре советы тарафыннан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасында расланды. Шәһәр советы сессиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул шәһәр башлыгына Чаллы потенциалын нәтиҗәле гамәлгә ашыруын теләде.

Утырыш башында Наил Мәһдиев, башкарма комитет җитәкчесе урынына кандидат буларак, Шәһәр советы депутатлары алдында чыгыш ясады һәм сорауларга җавап бирде.

Аерым алганда, ул шәһәр җир асты кичүләрен капиталь ремонтлауга, драма һәм курчак театрлары төзелешенә акча сорап, шәһәр җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә сүз бирде.

Депутатлар Наил Мәһдиевне әлеге вазыйфага билгеләү яклы тавыш бирделәр. Шуннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында шәһәр башлыгын яңа эш урынына билгеләнүе белән котлады. «Мондый шәһәрдә эшләү – җитәкчедән билгеле осталык һәм тәҗрибә таләп итүче катлаулы һәм җаваплы бурыч ул, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов. – Чаллының җитди тарихы, традицияләре бар һәм булган потенциалны саклап калу һәм үстерү бик мөһим».

Рөстәм Миңнеханов искәркәнчә, Чаллының нигезе – автомобиль төзелеше. «Шәһәр һәм “КАМАЗ”ны аеру мөмкин түгел, - дип ышанып әйтте Татарстан Республикасы Президенты. – Бүген без заводта яңа эшләнмәләрне карадык – алар барысы да дөнья дәрәҗәсендә. Безнең предприятие ил кысаларында гына түгел, ә аннан читтә дә конкурентлыкка сәләтле булачак».

«Һәм монда шәһәр администрациясенең карашы әһәмиятле, - дип саный Р.Миңнеханов. – Тормыш өчен уңайлы шартлар булдырырга кирәк».

Ул шулай ук Җиңү паркын реконструкцияләү турындагы карар кабул ителүен хәбәр итте. Мәктәпләр һәм балалар бакчаларын төзү турындагы депутатлар сорауларын комментарлап, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу зур күләмдә финанслар таләп итә, әмма Татарстанда бу елда гына 56 яңа балалар бакчасы төзелде, һәм бу эш дәвам итәчәк.

Шәһәр җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов теге яисә бу объектларны төзү турындагы карарларны кабул итүгә игътибар белән карарга өндәде.

Чаллыны үстерү өчен, Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, беренче чиратта икътисад белән шөгыльләнергә кирәк. «Үзәебезгә акча эшләргә кирәк, - дип саный Р.Миңнеханов. – Кызганычка каршы, әлегә республика үсеше түбән дәрәҗәдә – елына 1 % үсеш темпы Татарстанга ярамый, безгә иң азы 5 % үсү зарури. Моның өчен актив эшләргә кирәк».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Чаллы Кама сәнәгать кластеры үзәгендә урнашкан, бу шәһәргә яңа производстволар булдырырга һәм булганнарын үстерегә мөмкинлек бирә. «Чаллыда сәнәгать мәйданчыкларын булдыру буенча эш актив рәвештә барырга тиеш, - дип ышанып әйтте республика Президенты. - Шәһәр икътисадында кече һәм урта бизнес өлеше 50 % җитәргә тиеш – моның өчен шәһәрнең бөтен мөмкинлекләре бар».

«Бурычлар күп, аларны хәл итү өчен Шәһәр советы депутатлары һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең бергә эш итүе зарури», - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International