ТР Хөкүмәте Йортында “2014-2020 елларда Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү” программасы турында фикер алыштылар

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

"2014-2020 елларда Татарстан Республикасында талантлар белән идарә итү стратегиясе" дәүләт программасы проекты турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә катнашучылар сөйләште. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты Департаменты җитәкчесе Александр Терентьев хәбәр иткәнчә, алдан төрле утырышларда программа проекты буенча фикер алышканнар, шул исәптән Леонтьев үзәге белгечләре - “ТР үсеше стратегиясе - 2030” программасын эшләүчеләргә, “ТР Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе” эш белән тәэмин итүчеләр төбәк берләшмәсендә дә тәкъдим ителде.

Киңәшмәдә дуаль белем бирү һәм остазлык системасын куллану мәсьәләләре турында “Форд Соллерс Холдинг” ҖЧҖ нең персонал буенча директоры Евгений Скрыпников сөйләде. Ул билгеләгәнчә, бүген белгечләр әзерләүдә дуаль система Германиядә киң кулланыла. Бу система буенча белем бирүдә иң мөһиме – мәгариф учреждениесе белән предприятие арасында ныклы элемтә булу, белем бирүнең гамәли өлеше предприятиедә уза, ә теория мәгариф учреждениесендә өйрәнелә. Бу очракта предприятие мәгариф процессында тигез хокуклы партнерга әйләнә. Дуаль белем бирү системасы буенча яшүсмерләр “предприятие хезмәткәрләре”нә әйләнә. Нәтиҗәдә, яшүсмер вузны түгел, ә эш белән тәэмин итүчене һәм булачак һөнәрен сайлый.

Евгений Скрыпников “Форд Соллерс Холдинг” предприятиесендә дуаль белем бирүне кертү турында җентекләп сөйләде. Моның өчен Алабуга политехник көллияте мәйданчык итеп алына. Мондый вариантта белем алуны гамәлгә кертү өчен, тиешле программа өйрәтелгән укытучылар составы, предприятиеләр белән эшләгәндә уку йортының графигы сыгылмалы һәм остазлык системасы үсеш алган булырга тиеш, дип саный Евгений Скрыпников. Аның сүзләренә караганда, “2014-2020 елларда ТР да талантлар белән стратегик идарә итү” дәүләт программасы проекты кызыксынган яклар очрашулары өчен мәйданчык әзерләүгә этәргеч булачак.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов хәбәр итүенчә, Татарстан дуаль белем бирү системасын гамәлгә кертү буенча сынау төбәге булып тора, моның өчен мәйданчык итеп Бөгелмә,Түбән Кама, Казан мәгариф учреждениеләре сайланган. Республикада дуаль системасы буенча барлыгы бер меңнән артык кеше белем ала.

Рөстәм Миңнеханов әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре катнашында махсус киңәшмә үткәрергә тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, “Форд Соллерс Холдинг” һәм, гомумән, мәгариф учреждениесе белән предприятие партнерлыгында гамәлгә куела торган Германия тәҗрибәсен өйрәнү зарур. Бу мәсьәлә буенча “юл картасы”н эшләргә, шулай ук әлеге система буенча нинди предприятиеләр эшләвенә кагылышлы вәзгыятьне мониторинглап барырга кирәк. Аның сүзләренә караганда, белгечләрне мондый система буенча әзерләү ТКХ, энергетика, хезмәтләр күрсәтү өлкәсе, нефть химиясе һ.б. өлкәләр өчен актуаль булып тора.

“Ачык талантлар университеты 2.0” проектын “Интеллектуальный альянс” фәнни-мәгариф фонды президенты Сергей Гиль тәкъдим итте.

Талантлы яшьләр белән элемтә, сәләтле балаларны республикага җәлеп итү өчен шартлар тудыру турында яшьләр инициативаларын чынга ашырырга ярдәм итүче “Киләчәк факторы” төбәк иҗтимагый фонды директоры, “Перспектива” проекты җитәкчесе Ярослав Муравьев сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International