Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының Милли рейтингы буенча белем бирү семинары уза. Аны ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәмТатарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнаштылар.
Чара видеоконференцэлемтә форматында Татарстанның бөтен муниципаль районнары белән көн дәвамында үткәрелә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бу – “Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентылыгы” (АСИ) автоном коммерцияле булмаган оешма уздыра торган беренче төбәк белем бирү семинары. Без АСИга эше өчен рәхмәтле, чөнки федерация субъектларында бүгенге көндә инвестицион климат торышы бик мөһим юнәлеш, дип әйтте Татарстан Президенты.
Аның сүзләренчә, Татарстанның инвестицион кызыклыгы, инновацион икътисад булдыру мәсьәләләрен эшләргә кирәк.
Семинар барышында төп доклад белән The Boston Consulting Group директоры Игорь Кустарин чыгыш ясады. Ул Милли рейтингның бурыч һәм максатлары турында, аның методологиясе һәм шулай ук рейтинг кысаларында Татарстан өчен актуаль үсеш юнәлешләре турында хәбәр итте.
Искәртик, Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының Милли рейтингы – алдынгы эшлекле ассоциацияләр һәм Стратегик инициативалар агентлыгының уртак проекты, ул регионнарда бизнес-климатны яхшырту буенча хакимият органнары эшчәнлеген объектив комплекслы бәяләүне формлаштыруга юнәлдерелгән.
Доклад белән чыгыш ясаучы сүзләренчә, 2015 ел уртасында билгеле булачак киләсе рейтингта федерациянең бөтен субъектлары катнашачак.
Төгәлрәк мәгълүмат - Стратегик инициативалар агентлыгының рәсми сайтында http://www.asi.ru/regions/rating/