Татарстан Президенты терлекчелек буенча бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты

2014 елның 17 октябре, җомга

Терлекчелек һәм авылларда хуҗалык алып баруның кече формаларын үстерү чаралары буенча бөтенроссия киңәшмәсен бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырды. Киңәшмәдә видеоконференцэлемтә режимында Казан Кремленнән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Киңәшмәне ачып Россия Федерациясе Премьер-министры ассызыклады: “Безгә илебездә җитештерелгән ит һәм сөт продукциясе ассортиментын арттырырга кирәк”.

Д.Медведев сүзләренчә, Россияне эчке азык-төлек базарының читтән кертелә торган ит, сөт һәм сөт продукциясенә бәйле булуны киметү көтә. “Бу өлкәдә крестьян (фремерлар) хуҗалыгыннан җитди ярдәм була ала. 2013 елда ук илнең авыл хуҗалыгы продукциясенең 10 % хусусый эшмәкәрләр һәм фермерлар тарафыннан җитештерелгән, терлекчелектә – 5 % тирәсе”, - дип хәбәр итте Д.Медведев.

Ул искәрткәнчә, соңгы биш елда 2008 дән 2013 елга хәтле дәүләт терлекчелеккә 315 млрд. сум кертелде.

Терлекчелек үсешенә төп киртә, аның сүзләренчә, кредит ресурслар бәясе. Шуңа бәйле рәвештә Дмитрий Медведев, инвесткредитларны субсидияләүне кертеп, дәүләт ярдәменең гадәти механизмнары белән рәттән яңа, аерым алганда, тәмамланган проектларга инвесторларның чыгымнарының өлешен кайтару, мөһим проектлар буенча проектларны финанслау механизмнарын куллану кирәклеген билгеләде.

“Тагын да күбрәк хуҗалыклар үсешенә продукцияне эшкәртү һәм тиз арада аны сату базарына илтү мөмкинлеге булмау комачаулый. Крестьян хуҗалыкларына күпләп сату-логистика үзәкләренә үтү мөмкинлеген максималь рәвештә гадиләштерергә кирәк, алар дәүләт ярдәме белән төзеләчәк, - дип саный РФ Хөкүмәте башлыгы, - Кулланучылар җәмгыятьләре ролен үстерү дә әһәмиятле, алар сату базары үсешенә ярдәм итә алалар”.

Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров докладында хәбәр иткәнчә, соңгы биш елда 2008 дән 2013 елга хәтле сугымга кош ите җитештерү тере авырлыкта 70 %тан да артыгракка үсте, дуңгыз – 34 %тан да артты, йомырка җитештерү 9 % артты.

Шул ук вакытта күбрәк хезмәт һәм акча таләп итә торган терлекчелек тармагында – эре мөгезле терлекне тере авырлыкта сугымга җитештерү 6,6 %ка кимеде. Бу әлеге чорда сыер саны 500 мең башка диярлек кимеде. Нәтиҗәдә соңгы биш елда ЭМТ башлары 1 млн. 500 мең башка кимеде. Шулай ук сөт җитештерү дә кимеде.

Яңа редакциядәге дәүләт программасы проектында акча бүлеп бирү, Авыл хуҗалыгы Министрлыгы исәпләве буенча, терлек һәм кошны сугымга җитештерү сугым авырлыгында 2020 елга хәтле 1,5 млн. Тоннадан артык күләмдә үсеш була.

Утырыш барышында видеконВ ходе заседания по видеоконференцэлемтә аша берничә төбәк губернаторы докладлары тыңланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International