Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр
2014 елның 20 октябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Инвестицион үсеш агентлыгы коллективына яңа җитәкче - Талия Миңнуллинаны тәкъдим итте.
Очрашуда Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, Инвестицион үсеш агентлыгының элекке җитәкчесе Линар Якуповка яңа эш тәкъдим ителде, һәм ул Татарстан Президентына бу тәкъдимне хуплавын сорап мөрәҗәгать итте. “Ышанам, Линар Якупов яңа урында да күп эшләр башкарыр, шул исәптән республика өчен дә”, -дип белдерде ул.
Илдар Халиков уңышлы эшләре өчен Линар Якуповка һәм агентлык коллективына рәхмәт белдерде.
Агентлыкның яңа җитәкчесен тәкъдим итеп, Илдар Халиков, аның ТР Икътисад министрлыгында эш тәҗрибәсе булуын, соңгы елларда ТР Президенты Аппаратында эшләвен хәбәр итте. “Талия Миңнуллина эшне дәвам итеп кенә калмыйча, агентлык эшчәнлегенә яңалык та кертер”,- дип ассызыклады ул.
Илдар Халиков Талия Миңнуллинага Татарстан Хөкүмәте әгъзасының символик портфелен тапшырды.
Белешмә өчен:
Миңнуллина Талия Илгиз кызы 1985 елның 24 апрелендә Казанда туа. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын “Чит тел” белгечлеге буенча тәмамлый (2007). Бөекбританиядә магистрлык программмасы буенча, СКОЛКОВОда (Мәскәү) һөнәри яңадан әзерлек программасы буенча укый.
Хезмәт эшчәнлеген ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының Инвестицион һәм инновацион эшчәнлек идарәсендә өлкән белгеч вазыйфасында башлый.
2010 елда Татарстан Республикасы Президенты Аппаратына эшкә күчә.
2013 елдан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәт һәм кадрлар департаментында бүлек мөдире иде.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз