Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда “Дортрансэкспо-2014” күргәзмәсе ачылды
2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр комплексында “Дортрансэкспо” 14нче махсуслаштырылган күргәзмәсе үзенең эшен башлады. Ачылыш тантанасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Күргәзмә эшендә Казан, Татарстан һәм Россия Федерациясенең 10 төбәгеннән 56 компания катнаша. Күргәзмәдә юл-төзелеш, коммуналь хуҗалыкның махсус техникасы, юл инфраструктурасы объектлары, фәнни эшләнмәләр тәкъдим ителгән. Шулай ук күргәзмә кысаларында World Skills стандартлары буенча эшче профессияләренең һөнәри осталыклары конкурсы узачак.
Күргәзмә кунакларын һәм анда катнашучыларны сәламләп, Илдар Халиков юл хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде. “Татарстан Президенты тарафыннан куелган барлык бурычлар үз вакытында һәм югары сыйфатлы итеп үтәлгән”, - дип ассызыклады ул.
Илдар Халиков билгеләгәнчә, бу зур бурычлар заманча техника һәм технологиядән башка хәл ителә алмас иде. “Универсиадага әзерлек күрсәткәнчә, бары тик заманча технологияләр генә кирәкле сыйфатны һәм эшләрнең башкарылу тизлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Бүгенге күргәзмә – безнең юл хезмәткәрләре өчен бу тармакта барлыкка килгән яңалыкларны күрү мөмкинлеге”, - дип белдерде ул.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин “Күргәзмәнең иң яхшы продукты” конкурсы лауреатларына бүләкләр тапшырды, аннан соң дәрәҗәле кунаклар символик тасманы кистеләр һәм күргәзмә экспозициясен карадылар.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз