Татарстан Республикасының һәм Төркия Мәрсин провинциясенең төрле тармакларда хезмәттәшлекне уңышлы үстерү өчен мөмкинлекләре күп. Бүген мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Мәрсин провинциясенең Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шәрәфеттин Ашут җитәкчелегендәге бизнес-делегациясе белән очрашуда әйтте. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу очрашуда Татарстан Республикасы вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев катнашты.
Делегация әгъзаларын һәм шәхсән Шәрәфеттин Ашутны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Төркия вәкилләренә Татарстан делегациясенең 2014 елның маенда Мәрсингә эш сәфәрен оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Без бүген сезне Татарстанда кабул итүебезгә бик шатбыз», - диде Р.Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, Татарстан белән Төркия Республикасы арасындагы хезмәттәшлек актив рәвештә үсә. Чит илләр катнашындагы уртак предприятиеләр саны буенча Төркия Татарстан Республикасында беренче урында тора. Татарстанга Төркия инвестицияләре күләме 1,5 млрд доллар тәшкил итә инде.
Республика Президенты Төркия белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек турында, делегацияләрнең үзара визитлары турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы Баш консуллыгына мөнәсәбәтләр үсешендә актив ярдәм иткәне өчен аерым рәхмәт белдерде.
«Безнең мөнәсәбәтләрдәге төп звено – безнең сәүдә-сәнәгать палаталары», - диде Р.Миңнеханов.
«Мәрсиннең потенциалын без күрдек, һәм уртак проектлар белән бик кызыксынабыз», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. «АлАЗ»да йөк төяү машиналары җитештерүче «Чукурова» Төркия компаниясе проектын искә төшерде ул. Татарстан Республикасы Президенты Төркия бизнесменнарына үз проектларын республика территориясендә гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәрчак ярдәм күрсәтәчәк, диде.
«Сезнең визит безнең мөнәсәбәтләргә яңа импульс бирәчәк», - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында делегация әгъзалары кыскача гына үз компанияләре турында һәм Татарстан белән хезмәттәшлек өчен үзләре өчен кызыклы юнәлешләр турында сөйләделәр.
«Без барлык юнәлешләр буенча да хезмәттәшлек урнаштырырга тиеш – төзелеш буенча, авыл хуҗалыгы продукциясе китереп тору буенча, текстиль сәнәгатен үстерү буенча, туризм буенча, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашу азагында. – Минемчә, Татарстан белән Мәрсиннең төрле тармакларда хезмәттәшлекне уңышлы үстерү өчен мөмкинлекләре күп».