Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: Стратегик планлаштыру бүген бик кирәк
2014 елның 28 октябре, сишәмбе
Бүгенге көндә стратегик планлаштыруның кирәклегенә Татарстан Республикасының шиге юк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Россия төбәкләре һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру” XII Бөтенроссия форумында “Планнар һәм чынбарлык” темасы буенча узган икенче пленар утырыш барышында белдерде.
Форум Санкт-Петербургта уза (2014 елның 27-28 октябре).
Пленар утырышны оештыручы- Санкт-Петербург дәүләт университетының ирекле сәнгать һәм фәннәр факультеты деканы, Гражданнар инициативасы комитеты рәисе Алексей Кудрин.
Утырыш Россиянең әйдәп баручы экспертларының ачык әңгәмәсе формасында оештырылган.
Утырыш барышында чыгыш ясап, Илдар Халиков, Татарстаннан форумга тулы делегация килүен, чөнки республикада төбәкнең киләчәктәге үсеше кысаларында стратегик планлаштыруга җитди әһәмият бирәләр, дип белдерде. Ул шулай ук, Татарстан бүген Леонтьев үзәге белән бергә чираттагы Икътисади үсеш стратегиясен (Стратегия-2030) гамәлгә ашыра, дип билгеләде. Алдагы стратегияләр һәм планлаштырылган күрсәткечләр уңышлы булды, дип ачыклык кертте Илдар Халиков. Аның сүзләренчә, хәзерге катлаулы икътисади хәл шартларында стратегик планлаштыруның әһәмияте арта.
Стратегик планлаштыру турындагы федераль законга килгәндә, Илдар Халиков белдергәнчә, ул бик кирәк, аның төбәкләр эшчәнлеген кыскартмыйча, яңа мөмкинлекләр бирүе бик мөһим.
Пленар утырыш кысаларында стратегик планлаштыру турында “Тышкы икътисади эшчәнлек һәм үсеш банкы” идарәсе әгъзасы - рәис урынбасары А. Клепая, РФ Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте һәм халык хуҗалыгы академиясе ректоры В. Мау, “Стратегик тикшеренүләр үзәге” фонды президенты В. Княгинин һәм башкалар үз фикерләрен җиткерделәр. “Бер елга планлаштыруга караганда, бүген йөз елга планлаштыру күпкә җиңелрәк”, дигән фикер белдерделәр әңгәмәдә катнашучылар.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Елена Бритвина
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз