Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
“Россия төбәкләре һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру” форумында “Татарстанның үсеш стратегиясе өстенлекләре” темасына түгәрәк өстәл узды
2014 елның 28 октябре, сишәмбе
Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе проектының беренче редакциясе декабрь уртасында тәкъдим ителәчәк. Бу хакта бүген XIII Бөтенроссия "Россия төбәкләре һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру" форумы кысаларында узган "Татарстанның үсеш стратегиясе өстенлекләре" темасына узган түгәрәк өстәлдә Леонтьев үзәге каршындагы стратегик планлаштыру буенча ресурс үзәге директоры, "Татарстан-2030" проекты фәнни җитәкчесе Борис Жихаревич хәбәр итте.
Түгәрәк өстәлне оештыручылар - ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Гражданнар инициативалары комитеты рәисе, "Татарстан-2030" проектының эксперт советы рәисе Алексей Кудрин.
Төп докладны Борис Жихаревич ясады. Ул Татарстан өчен Стратегия проектын эшләү турында сөйләде. Леонтьев үзәге һәм республика хакимият органнары тарафыннан зур эш башкарылган: эшче төркемнәр һәм проект мәйданчыклары булдырылган, бизнес, мәгариф, фән өлкәсендәге кешеләр катнашында күп санлы чаралар уздырылган. Стратегиянең иң югары максаты - ул кеше, дип ассызыклады Жихаревич. Киләчәктә үсеш өчен кеше капиталы белән эшләү кирәк, иҗтимагый институтлар булдыру кирәк, шулай булганда иктисадта кеше капиталына ихтыяҗ булачак һәм уңышлы эшли алачак.
Түгәрәк өстәл барышында Татарстанның кадрлар потенциалы, хезмәт ресурслары миграциясе, шул исәптән төбәктән яшьләр китү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.
Кадрлар мәсьәләсе - беренче мәсьәлә булып тора. Яшьләрне сөйләшүләр белән генә тотып калып булмый, эш юк икән - яшьләр китә", - дип ассызыклады Илдар Халиков. Уңай мисал буларак ул ИТ-тармакны китерде. Биредә кадрлар китү проблемасы юк. Моңа тармакка булышу, эш урыннары, ИТ-парклар булдыру, шулай ук зур күләмле ИТ-проект - Иннополис инновацияләр шәһәрен гамәлгә ашыру, ИТ-университет оештыру ярдәм итә.
Кадрлар потенциалы һәм Татарстанда югары технологияле эш урыннары булдыру сәясәте турында ТР икътисад министры Артем Здунов сөйләде.
Түгәрәк өстәл тәмамлангач, Илдар Халиков форумда аккредитацияләнгән федераль ММЧ вәкилләре сорауларына җавап бирде.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Елена Бритвина
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз