Татарстан Президенты «Кнорр-Бремзе АГ» компаниясенең күзәтчелек советы рәисе белән очрашты

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кнорр-Бремзе АГ» компаниясенең күзәтчелек советы рәисе Хайнц Герман Тиле белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

«Кнорр Бремзе» Германия компаниясе – йөк машиналары һәм тимер юл транспорты өчен тормоз системаларын җитештерүдә дөнья лидерларының берсе. Татарстанда компаниянең “КАМАЗ” белән Чаллы йөк машиналары өчен тормоз системаларын җитештерүче уртак предприятиесе бар.

Бүгенге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Хайнц Герман Тиле «Кнорр Бремзе Кама» уртак предприятие эшенең агымдагы мәсьәләләре һәм Татарстанда компания эшчәенлегенең перспективалары турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International