Рөстәм Миңнеханов Япониянең RIKEN Omics Science Center фәнни үзәге башлыгы белән очрашты

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең RIKEN Omics Science Center фәнни үзәге директоры Йошихиде Хаяшизаки белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.


Физик-химик тикшеренүләр институты – RIKEN — Япониянең эре фәнни-тикшеренү институты. Omics Science Center генетика өлкәсендә тикшеренүләр алып бара.


Институт делегациясенең Казанга бүгенге визиты барышында Казан федераль университеты, RIKEN һәм Республика клиник онкология диспансеры арасында хезмәттәшлек ниятләре турында өчьяклы меморандумга имза салынды. Әлеге меморандум медицина һәм геномика өлкәсендә уртак фәнни-эшчәнлекне киңәйтүне, уртак фәнни-тикшеренү программаларын гамәлгә ашыруга ярдәм күрсәтүне, яклар арасында галимнәр, техник белгечләр, студентлар һәм аспирантлар алмашу программаларын эшләтеп җибәрүне, шулай ук Россия һәм бөтендөнья фәнни җәмәгатьчелеген үстерү максатларында уртак академик чаралар – фәнни семинарлар, мастер-класслар һәм симпозиумнар оештыруны күз алдында тота. Моннан тыш, фәнни-тикшеренү хезмәттәшлегенә ярдәм күрсәтү максатларында КФУ базасында уртак лаборатория булдыру карала.


Бүгенге очрашуны ачып, Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген Россиядә югары технологияле медицинага зур игътибар бирелә, республикада да тиешле үсеш программасы бар. «Безнең дәвалау һәм белем бирү югары технологияле медицина үзәкләребез бар, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Шуның нәтиҗәсе буларак, республикада гомер озынлыгы арта».


Татарстан Президенты делегация әгъзаларына Татарстанда Атом төш медицинасы үзәген, Электрон-эмиссион томография үзәген ачу турында сөйләде – нәтиҗәдә республика онкология авыруларына каршы көрәштә шактый уңышларга иреште.


Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов RIKEN белән КФУ арасындагы хезмәттәшлек уңышлы барыр дип ышаныч белдерде һәм Япония ягына башка юнәлешләр буенча да хезмәттәшлекне үстерүне тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International