Рөстәм Миңнеханов: "Чехия - Татарстанның әйдәп баручы тышкы икътисади партнерларының берсе"

2014 елның 6 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәнәгать һәм сәүдә министры Ян Младек җитәкчелегендәге Чехия Республикасы делегациясе белән рәсми очрашудан соң белдерде. Очрашу Казан Кремлендә Татарстанда Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Чехиянең "АЛТА инвест" компаниясе арасында "Алабуга" МИЗда металл эшкәртү станокларын җитештерү ниятләре турындагы меморандумны имзалаганнан соң узды.

Очрашу башында Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасы вәкилләренә агымдагы елның сентябрь аенда Татарстан делегациясенә Прага һәм Көньяк Моравия краенда күрсәтелгән кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде. Ул искәртеп узганча, нәкъ менә Чехия тәңкәсе Казанның мең еллык тарихын раслады. Ул чакта ук яклар бер-берсе белән актив хезмәттәшлек иткән, дип билгеләп үтте.

"Без Россия-Чехия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Чехия арасында хезмәттәшлек үсеше мөмкинлекләрен югары бәялибез, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов. - Бүген Чехия Республикасы - Татарстанның әйдәп баручы тышкы икътисади партнерларының берсе".

Ул басым ясап әйткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча илләр арасында ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 162,1 миллион доллар тәшкил иткән. "Бу җитәрлек түгел. Без эшләрне активлаштырырга тиеш. Хезмәттәшлек өчен яхшы механизмнар бар", - дип ассызыклады ТР Президенты. Ул искәртеп узганча, бүгенге көндә Чехия Республикасында Татарстанның Сәүдә-икътисади вәкиллеге эшли, шул ук вакытта Казанда Чехиянең виза үзәге бар, республика башкаласында Чехия компанияләре уңышлы эшли, эшлекле даирәләр очрашулары уза. "Минемчә, мондый сәфәрләр бик мөһим һәм безнең мөнәсәбәтләрдә уңай этәргеч бирә", - дип билгеләп үтте республика башлыгы һәм, алга таба да актив хезмәттәшлек итү өчен юнәлешләр шактый, дип өстәде.

Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры Ян Младек Чехия белән Татарстан арасында мөнәсәбәтләнең уңышлы үсеш кичерүенә шат булуын ассызыклады. "Халыкара сәяси хәлләр катлаулы булуга карамастан, Россия безнең өчен элеккечә үк әһәмиятле партнер, - дип ассызыклады ул. - Без барыбыз да хезммәттәшлек итәргә һәм алга барырга телибез. Безнең делегациянең Казанга килү сәбәпләренең берсе шул".

Я.Младек технологик продукция, Татарстанда актив үсеш кичерүче фәнни-тикшеренү эшләре секторы хисабына ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше киләчәктә тагын да артыр дигән ышаныч белдерде. Ул шулай ук Татарстанда Прага белән Казан арасында авиаэлемтәне яңарту карары кабул ителүдән дә канәгать калган. "Беренче рейс ел азагында ачылырга тиеш - бу туристлар өчен дә, эшмәкәрләр өчен дә яхшы хәбәр", - диде ул.

Искәртеп узабыз: 5-7 ноябрьдә Чехия Республикасы делегациясе Татарстанга рәсми сәфәр белән килде. Кунаклар Казанда кайбер эре предприятиеләр: «Татхимфармпрепараты» ААҖ, «Казан вертолет заводы» ААҖ һәм башкаларда булды. Моннан тыш, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында Чехия делегациясе катнашында түгәрәк өстәл һәм Чехия һәм Татарстан хоккей ветераннарының матчы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International