Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Икътисад һәм үсеш министры Вепа Абделхәкимов җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Казан кремлендәге резиденциясендә узды.
Исегезгә төшерәбез, Төрекмәнстанның әлеге вәкиллекле делегациясе Татарстанга сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлеге буенча Төрекмәнстан-Татарстан уртак эш төркеменең икенче утырышында катнашу өчен килде.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Төрекмәнстан арасындагы эшлекле багланышлар даими рәвештә гамәлгә ашырыла. 2013 елда Татарстан Республикасы вәкилләре Нәүрүз бәйрәмендә катнаштылар, быел исә – Төрекмәнстан аргамагы бәйрәмендә булдылар, тулаем барлык бәйрәмнәр дә югары дәрәҗәдә оештырылган иде.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, шул көннәрдә республикада Төрекмәнстан Мәдәнияте көннәре уңышлы узды, аның кысаларында сәнгать осталары татарстанлыларга бай төрекмән мәдәнияте җәүһәрләрен күрсәттеләр.
Икътисад һәм сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлеккә килгәндә исә, Төрекмәнстанда «КАМАЗ» ААҖ, «Татнефть» ААҖ һәм башка предприятиеләр вәкиллекләре булдырылды һәм эшләп килә. Моннан тыш, Төрекмәнстан партнерлары белән «Казанкомпрессормаш», «КЭР-холдинг», «Казан вертолетлар заводлары» предприятиеләре белән актив эшли, «Татхимфармпрепаратлар» да һәм башкалар багланышлар урнаштырырга тели, диде Татарстан Республикасы Президенты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2014 елның 21 ноябрендә «Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы» чарасын ябу тантанасы узачак, һәм эстафетаны Төрекмәнстан кабул итеп ала.
Татарстан белән Төрекмәнстан фән һәм мәгариф өлкәсендә дә җитди эшләр алып бара. Татарстанның19 югары уку йортында 2014-2015 уку елларында Төрекмәнстаннан 1300 студент белем алачак.
Үз чиратында, Төрекмәнстан Икътисад һәм үсеш министры Вепа Абделхәкимов очрашу барышында билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек – Россия-Төрекмәнстан мөнәсәбәтләре кысаларында нәтиҗәле партнерлык үрнәге ул. Татарстан Республикасы йөзендә без яхшы дус һәм ышанычлы хезмәттәшне күрәбез, дип әйтте Вепа Абделхәкимов. Ул сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлеге буенча Төрекмәнстан-Татарстан уртак эш төркеменең икенче утырышы, аның барышында кабул ителгән карарлар турында сөйләп китте. Аерым алганда, сәүдә-икътисадый өлкәдә мөнәсәбәтләрне ныгыту. Фән һәм мәгариф, мәдәният, туризм өлкәләрендә багланышларга игътибар аерым бирелде. Күбрәк форумлар, күргәзмәләр, ярминкәләр оештырырга, эшлекле элемтәләрне арттырырга кирәк, дип саный Төрекмәнстан Икътисад һәм үсеш министры Вепа Абделхәкимов. Уңышлы партнерлык мисалы итеп ул дәүләт контракты кысаларында “Татнефть” ААҖ һәм “Төрекмәннефть” КТнең эш итүен атады.
Вепа Абделхәкимов хәбәр иткәнчә, “КВЗ” ААҖ белән хезмәттәшлек кысаларында вертолетларның төрле модификацияләре хисабына, шулай ук сервис үзәген һәм белгечләр әзерләү хисабына сатуны арттыру мөмкин.
“КАМАЗ” ААҖ белән багланышларга килгәндә, 2008 елдан Төрекмәнстанда сәүдә һәм укыту сервис үзәкләре эшли, илдә 50 меңнән артык йөк машинасы кулланыла, алар эксплуатацияләүнең климатка бәйле һәм башка шартларга туры киләләр, дип билгеләде Төрекмәнстан Икътисад һәм үсеш министры Вепа Абделхәкимов.
Вепа Абделхәкимов сүзләренчә, Төрекмәнстан Татарстан белән ИТ өлкәсендә, фәнни өлкәләрдә, Татарстанда укучы студентлар санын арттыруда, бигрәк тә заманча белгечлек алучы студентлар санын арттырудагы хезмәттәшлек яклы.
Шуннан төрекмән хезмәттәшләре белән багланышлар турында Татарстан Республикасы вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сөйләде.
Татарстан Республикасы Президенты сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлеге буенча Төрекмәнстан-Татарстан уртак эш төркеменең өченче утырышын әзерләүне контрольгә алуны йөкләде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук яклар арасында туризм өлкәсендә элемтшләрне ныгыту һәм үстерү мөмкинлеген карауны тәкъдим итте, аерым алганда Төрекмәнстандагы “Авазы” туристик зонасын өйрәнүне.