Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Премьер-министры ТР Дәүләт Советының бюджет буенча комитет утырышында катнашты
2014 елның 14 ноябре, җомга
Бүген ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында парламент депутатлары, министрлык һәм ведомство вәкилләре “2015 елга һәм 2016-2017 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проектына төзәтмәләр кертү хакында фикер алыштылар. Аны комитет рәисе Леонид Якунин алып барды. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
ТР бюджеты турында закон проектына барлыгы 133 төп төзәтмә һәм ике өстәмә төзәтмә килгән, шуларның күпчелеге ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кертелгән, 30 – ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе, 2 – ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты тарафыннан.
ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, бюджет проектын караганнан соң, бюджетка кертелә торган үзгәрешләрне өч блокка бүлеп карарга мөмкин булуын белдерде. Аның беренчесе федераль бюджет, икенчесе Татарстанның киләсе елга кабул ителә торган бюджет проектын редакцияләү, өченчесе исә яңа кабул ителгән норматив хокукый актларга бәйле. Республика Хөкүмәте төзәтмәләре комитет әгъзалары тарафыннан хупланды. Гомумән, бюджетның керем өлешен 1 741 411 900 сумга арттыру тәкъдим ителә, чыгым өлешен – 1 837 414 200 сумга, шуның белән бергә дефицит 96 002 300 сумга арта.
КПРФ фракциясе керткән 22 төзәтмә партиянең үз инициативасы белән кире алына, 8 төзәтмәне бүген комитет әгъзалары кире какты. Төзәтмәләрне кире кагу буенча нигезләмәләрне ТР финанс министры урынбасары Алла Анфимова тәкъдим итте.
Төзәтмәләрнең гомуми таблицасын карап, депутатлар комитет карарын кабул иттеләр, анда ТР Дәүләт Советына икенче һәм өченче укылышта бюджет турында закон проектын карарга һәм кабул итәргә тәкъдим иттеләр. Шулай ук Дәүләт Советына икенче һәм соңгы укылышта Мәҗбүри медицина иминиятләштерүенең территориаль фонды бюджеты турында закон проектын карау һәм кабул итү тәкдим ителде.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз