Америка бизнес-инкубаторлар милли ассоциациясе эксперты ТР җитәкчеләре өчен лекция укыды

2014 елның 14 ноябре, җомга

Америка бизнес-инкубаторлар милли ассоциациясенең (NBIA, АКШ) югары технологияле бизнесларны инкубацияләү, эшмәкәрлек һәм инновацион үсеш мәсьәләләре буенча эксперты Марк Лонг Татарстан Республикасы хакимияте вәкилләре өчен кече бизнес һәм бизнес-инкубаторларны үстерүдә төбәкнең инновацион стратегияләренә багышланган лекция укыды.


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашкан очрашу кичә республика Министрлар Кабинетында "Татарстан-2030: киләчәк икътисады өчен кеше капиталы" конференциясе кысаларында узды.


Үз чыгышында Марк Лонг бизнес-инкубаторлар булдыру һәм кече бизнеска ярдәм итү өчен кирәкле гамәлләрне аңлатты, шулай ук туган сорауларга да җавап бирде. Кече бизнес турында сөйләгәндә, лектор профильле төркем төзү кирәклеген билгеләп үтте, аның әгъзалары даими рәвештә кече һәм урта бизнес вәкилләре белән эшләргә тиеш.


М.Лонг фикеренчә, бизнес-инкубаторларга кайбер таләпләр куелырга тиеш. Башкалар арасында мәҗбүри тәртиптә "яхшы идарә аппараты" булу зарур: ул резидентларга таләпләрне куяр иде.


Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, бизнес-инкубаторлар өчен идарәче төркемнәр әзерләүгә аерым игътибар бирергә кирәклеген әйтте. "Укырга гына түгел, алган белемнәрен тәҗрибәдә кулланырга теләүче кешеләрне сайларга кирәк", - дип билгеләп үтте республика башлыгы.


Татарстан Президенты фикеренчә, инкубаторлар резидентлары булачак инноваторларны эзләгәндә, республиканың югары уку йортларына игътибар бирергә кирәк. "Бездә җитди университетлар бар. Студентлар конспектлар гына язарга тиеш түгел. Һәр студенттан уйлап табучы булуны да таләп итәргә кирәкми, андый кешеләрне табу зарур. Барлык инноваторлар да - университет кешеләре", - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.


"Хөкүмәт, фән һәм сәнәгатькә бергә эшләргә кирәк", - дип нәтиҗә ясады Марк Лонг.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International