Россия регионы буларак Татарстан Һиндстанга яхшы таныш, эшлекле элемтәләр җайланган, хезәмәттәшлек ныгый. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Һиндстан сәүдә һәм сәнәгать министры Нирмала Ситхараман хәбәр итте.
Очрашу Һиндстан сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы бинасында (Дәһли шәһәрендә) узды.
Рөстәм Миңнеханов министр ханымга очрашу һәм алга таба хезмәттәшлекнең берничә мәсьәләсе турында фикер алышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, Татарстанда җитештерелүче продукциянең 50 % экспортка юнәлдерелгән. Бу, шул исәптән, машина төзелеше продукциясе (“КАМАЗ” ААҖ), вертолетлар төзү (“Казан вертолетлар заводы” ААҖ), суднолар төзү, нефть химиясе продукциясе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Һиндстанга килгән Татарстан делегациясе министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, икътисадның реаль секторы предпритиеләренең генераль директорларыннан тора. Без хезмтәттәшлекне киңәйтү яклы, дип әйтте ул, моның өчен бөтен шартлар бар.
Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов, төбәкнең икътисадый потенциалы белән якыннан танышу өчен, Һиндстан эшлекле даирәләре вәкилләренең Татарстанга визитын оештыруны тәкъдим итте.
Без Һиндстан компанияләренең Россиядә эш итү һәм Россия базарына чыгуның башлангыч мәйданчыгы итеп Татарстанны сайлауларын телибез, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Ул, Һиндстан иң эре дару препаратларын җитештерүче булганга күрә, һинд фармацевтика производствосын Татарстан территориясендә урнаштыруны тәкъдим итте.
Моннан тыш, Татарстан Президенты билгеләгәнчә, без Татарстан җитештерүчеләре товарларын яңа базарларга чыгаруны, товарны читкә сату күләмен арттыру максат итеп куябыз.