Һиндстанның тышкы эшләр министры Сушма Сварадж: региональара багланышлар безнең хезмәттәшлек мөмкинлекләрен арттыра

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе

Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Россия-Һиндстан хөкүмәтара комиссиясенең чираттагы утырышы Казанда булырга мөмкин. Мондый мөмкинлекне карау тәкъдимен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстанның тышкы эшләр министры Сушма Сварадж белән очрашуда белдерде.

Очрашу Һиндстанның (Дәһли шәһәре) Тышкы эшләр министрлыгының конференц-залында узды.

Кунакларны сәламләп, Һиндстанның тышкы эшләр министры Сушма Сварадж ханым хәбәр иткәнчә, Һиндстан белән Россия арасында күптәнге һәм тирән мөнәсәбәтләр урнашкан. Ноябрьдә Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Россия-Һиндстан хөкүмәтара комиссиясенең чираттагы утырышы уздырылды, күптән түгел Һиндстанга Россия вице-премьеры Дмитрий Рогозин килеп китте, декабрь аенда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның визиты көтелә.

Тулаем алганда болар барысы да Һиндстан белән Россия арасында үзара мөнәсәбәтләрнең җитди дәрәҗәсен күрсәтә, диде Сушма Сварадж ханым. Региональара багланышлар безнең хезмәттәшлек мөмкинлекләрен арттырачак, диде ул.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Сушма Сварадж туризм, сәнәгать һәм сәүдә өлкәсендәге, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү тармагындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, көннең беренче яртысында Һиндстанның химия сәнәгате һәм ашламалар министрлыгында, Һиндстанның Нефть һәм газ министрлыгында узган очрашулар турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, бүген Россия базарына чыгу өчен Татарстан территориясендә Һиндстан җитештерүләрен булдыру мөмкинлеге бар. Бу аеруча фармакология тармагы өчен актуаль, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлеше – ИТ-сегмент.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Һиндстан арасында турыдан-туры авиаюллар оештыру мөмкинлеген карауны тәкъдим итте. Бу күп юнәлешләр буенча эшне активлаштырачак, эшлекле багланышларны киңәйтәчәк, диде ул. Рөстәм Миңнеханов Казан белән Стамбул (Төркия) арасында турыдан-туры һава юллары урнаштыруның ике арадагы эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерүен уңай мисал итеп китерде, шулай ук Казан – Дубай һава юллары да шуны дәлилли.

Үз чиратында, Һиндстанның тышкы эшләр министры икътисадны үстерүне максат итеп куйган илдәге реформалар турында сөйләде. Һиндстанда 100 «смарт-шәһәрләр» булдыру проекты турында, тимер юллар салу проекты, эчәр сулар белән тәэмин итү проекты һәм башкалар турында сөйләделәр.

Без партнерларыбызның һәр проектта катнашуын хуплыйбыз, диде Сушма Сварадж.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International