Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Сарман районының җитәкчесе алышынды
2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Сарман муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Фәрит Хөснуллин билгеләнде, ул элек район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен җитәкләгән. Мондый карарны бүген Сарман район советы депутатлары кабул итте, Сессия эшендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан ТР Хөкүмәте башлыгы Сарманда “Дулкын” исемле яңа спорт-сәламәтләндерү комплексын ачты. Бу объект ике елда төзелгән, аның гомуми бәясе 108 млн сум тәшкил иткән.
Сарман муниципаль район советы утырышында депутатлар ТР Премьер-министры катнашында район башлыгы Нәфис Закировның үз теләге белән эштән китү мәсьәләсен карадылар. Ул “Татнефть” ААҖнә яңа эшкә күчә.
Илдар Халиков сүзләренчә, хәзерге вакытта Сарман районы республика районнары арасында лаеклы урынны алып тора. “Районның 15 елдагы казанышлары – бу күбесенчә җитәкченең хезмәте. Үзенең эшен ул кризис вакытында башлады, һәм аны лаеклы итеп уза алды”, - диде ул.
Татарстан Президенты исеменнән Илдар Халиков тырыш хезмәте өчен Нәфис Закировка рәхмәт белдерде, сәламәтлек, киләчәктә уңышлар теләде һәм аңа “Татарстан Республикасының җирлеүзидарә үсешендәге казанышлар өчен” медален тапшырды.
Фәрит Хөснуллинны тәкъдим итеп, Илдар Халиков, аның район халкына таныш кеше булуын билгеләп үтте. “Сез аны яхшы беләсез. 13 ел районда җитәкче урыннарда эшләде. Фәрит Хөснуллин үз вазифаларын уңышлы башкарыр дип ышанам”, - диде ул.
Депутатлар Фәрит Хөснуллинның район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнүенә тавыш бирделәр.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз