Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мумбаида (Һиндстан) «Ларсен энд Тубро» (Larsen and Toubro, L&T) компаниясе офисында булды.
Компания – инфраструктура төзү (аэропортлар, диңгез портлары, тимер юл инфраструктуралары һәм башкалар төзү), шулай ук суднолар төзелеше(граждан һәм хәрби суднолар төзелеше) өлкәсендә иң эре компанияләрнең берсе.
Larsen and Toubro компаниясе җитәкчелеге вәкиле җылылык- һәм гидроэлектростанцияләр, пар турбиналары җитештерү, бораулау җайланмалары һәм платформалар эшләү һәм җитештерү юнәлешләрен җентекләп тәкъдир итте. Компания шулай ук нефть химиясе тармагы өчен махсуслаштырылган җайланмалар эшләп чыгара.
Larsen and Toubro компаниясе җитәкчелеге белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү кирәклеге турында әйтте. Ул Татарстанда нефть химиясе өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган кайбер проектлар турында сөйләде. Без сезнең нефть химиясе өлкәсендәге мөмкинлекләрегез турында күбрәк белергә телибез һәм озак сроклы партнерлык турында сүз алып барабыз, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
Аның сүзләренчә, хезмәттәшлек өчен берничә юнәлеш бар. Бу шул исәптән авыр калдыкларны эшкәртү комплексы төзү («ТАИФ-НК»), этилен комплексы төзү һәм башкалар.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Larsen and Toubro компаниясенең җитештерү цехларын карадылар.