Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда "Чиста караш" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
2014 елның 28 ноябре, җомга
Бүген Казанда "Чиста караш" республика яшьләр социаль экологик реклама ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Жюри эше нәтиҗәләре буенча видеоролик, кыска метражлы фильм, гаджетка төшерелгән видео, социаль плакат һәм фотоэшләр номинацияләре буенча 15 эш иң яхшысы дип табылган.
Бүләкләү тантанасында катнашкан ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев сүзләренчә, хәзерге вакытта әйләнә-тирә мохитны саклау мәсьәләсе бик актуаль, ә мондый конкурслар яшьләрдә әйләнә-тирә мохитны чиста саклау гадәтен булдыруга ярдәм итә.
Минтимер Шәймиев фикеренчә, "Чиста караш" конкурсы өлкәннәргә балалар күзлегеннән хәлләрнең чынлыкта ничек торышын күрү мөмкинлеген бирә. Ул Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына әлеге башлангыч өчен рәхмәт белдерде. Аннары ул "Социаль ролик" номинациясендә җиңгән Алтай краеның Усть-Калманка авылы кызы Марина Ясеневага бүләк тапшырды.
"Яшел Россия" гомумроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте президенты, шахмат буенча 12нче дөнья чемпионы, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Карпов фикеренчә, мондый конкурслар анда катнашучыларда әйләнә-тирә мохитка аерым караш формалаштыруга ярдәм итә. "Андый чараларда катнашучылар, беркайчан да чүпләмәячәкләр һәм аларда әйләнә-тирә мохитка сакчыл караш булачак", - дип ассызыклады ул.
Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров сүзләренчә, "Чиста караш" ачык республика конкурсы инде өченче тапкыр уза. Әлеге вакыт аралыгында ул шактый танылып өлгергән, катнашырга теләп гариза бирүчеләр саны арта, ел саен конкурсның географиясе киңәя, күбрәк төбәкләр катнаша. "Быел Россиянең 53 субъектыннан 1 меңгә якын эш тәкъдим ителде. Бу бик күп һәм без алга таба эшләр тагын да күбрәк булыр дип өметләнәбез", - диде ул.
Сүз уңаенда, узган ел экспертлар хөкеменә тәкъдим ителгән эшләр 600гә кимрәк булган. Быел конкурс материаллары саны буенча Төмән, Волгоград, Иркутск, Камчатка, Мәскәү, Мурманск, Чиләбе, Пенза, Уфа, Сарытау, Ханты-Манси, Санкт-Петербург, Чуашстан, Чиләбе һәм Татарстан лидер булган. Беренче тапкыр Коми, Адыгия һәм Әрмәнстаннан эшләр тәкъдим ителгән.
Гаризалар ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, «Связьинвестнефтехим» ААҖ Директорлар советы рәисе киңәшчесе Кафил Әмиров, "Яңа гасыр" ТРК ААҖ генераль директоры Илшат Әминов, «Татарстан» ДТРК директоры Фирдүс Гыймалетдинов, "Казань" ТРК генераль директоры Мәдинә Тимерҗановалар кергән эксперт советы тарафыннан каралган.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 15 кеше диплом һәм кыйммәтле бүләкләр алды. Ярославльдән Станислав Яблоков (социаль плакат), Алтай краеннан Марина Ясенева (социаль видеоролик), Алабугадан Айдар Хуҗиәхметов (кыска метражлы фильм), Чаллыдан Ренат Гафуров (гаджетка төшерелгән видео) үз номицияләрендә җиңүче булды. Ярославльдән Юлия Алексашова, Ольга Кулакова һәм Ольга Кулибиналарның эше “Фотоэш”номинациясендә беренче дип табылды.
“Татар-информ” МА, ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз