Казанда “Сәләт” хәрәкәтенең 20 еллыгын билгеләп уздылар

2014 елның 9 декабре, сишәмбе

Бүген Казанда “Сәләт” хәрәкәтенең 20 еллыгына багышланган бәйрәм концерты үткәрелде. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Сәләт” хәрәкәтендә төрле елларда катнашучылар булды.

1994 елдан “Сәләт” яшьләр хәрәкәте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Фәннәр академиясе булышлыгында актив үсеп бара. 1994 елдан “Сәләт”нең социаль юнәлешле проектларында 25 мең сәләтле бала һәм яшьләр, аларның ата-аналары һәм укытучылар катнашты.

20 ел дәвамында “Сәләт”нең 50гә якын катнашучысы төрле өлкәләрдә фәннәр кандидатлары булды, ТР грантларына, премияләренә, исемле стипендияләргә лаеклы булдылар. “Сәләт” берлегендә катнашучылар ел саен республиканың әйдаманнар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре конкурсларында җиңүчеләр булып танылалар. Төрле вуз студентлары – “Сәләт” берлегендә катнашучылар күбесенчә үз уку йортларында фәнни һәм иҗтимагый лидерлар. Күпчелек “сәлкешләр” дәүләт учреждениеләрендә, массакүләм матбугат чараларында җаваплы урыннарны билиләр, эшкуарлык белән уңышлы шөгыльләнәләр, югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә ихтирамга лаеклы мөгаллимнәр булалар.

Хәзерге вакытта “Сәләт” ел саен 50дән артык уку-фәнни, спорт-сәләмәтләндерү, фестиваль-иҗади һәм социаль юнәлешле проектларны гамәлгә ашыра, аларга 12 меңнән артык сәләтле мәктәп укучылары һәм студентлар җәлеп ителә. Берлекнең интеллектуаль сәләтле балалар һәм яшьләр белән эш итү республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында мондый балалар һәм яшьләргә ярдәм итү һәм үстерү системасын кертүдә әйдәүче көч булырга потенциалы бар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Сәләт” хәрәкәтендә катнашучыларны бәйрәмнәре белән котлады һәм җитәкчелегенә сәләтле балаларны һәм яшьләрне табу эшлен алып баруы өчен рәхмәт белдерде.

«Мин сезнең ел саен үсеп баруыгызны күрәм, - дип мөрәҗәгать итте тантанага җыелганнарга Рөстәм Миңнеханов. – “Сәләт”не тәмамлаучылар республикада да, чит илләрдә дә эшли, Татарстанны һәм үзләрен лаелы күрсәтәләр. Рәхмәт сезгә».

ТР Президенты республика җитәкчелегенең “Сәләт” хәрәкәте эшчәнлегенең нәтиҗәләрен күрүен һәм алга таба да ярдәм итәргә әзер булуын билгеләде. «Ышанам ки, сез безнең республика көче, безнең гореф-гадәтләрне, телебезне саклаучы булачаксыз», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов сәлкешләргә һәм “Сәләт” фондына Татарстан Республикасы Президентының рәхмәт хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International