Киләчәк автоспорт сезоны Татарстан узышчылары өчен тагын да уңышлырак булыр, дип өмет белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ел йомгаклары буенча уздырылган традицион тантанада. Чарада узышчылар, Татарстан Республикасы Автомотоспорт федерациясе хезмәткәрләре һәм ТР автоспорт ветераннары катнашты.
Республиканың АМСФ президенты Иван Егоров, йомгак ясап билгеләп үткәнчә, республикада автоспорт үсә бара. 2014 елда Татарстанда автоспортның яңа дисциплиналары барлыкка килде, Формула-1 Россия Гран-при чарасын оештыруда һәм уздыруда 25 Татарстан судьясы катнашты.
«Быел халыкара җиңүләр алай ук күп түгел, әмма бу узышчыларда яңа җиңүләргә омтылыш тудырырга тиеш» - дип саный Иван Егоров.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, тантанада катнашучыларны сәламләп, билгеләп үткәнчә, 2014 ел йомгаклары буенча Татарстан узышчылары чит илләрдә күп җиңүләргә ирешмәделәр - «КАМАЗ-Мастер» командасы гына уңышка иреште. «Әмма республикада 50 автоспорт чарасы уздырылган, Татарстанда иң яхшы судьялар командасының берсе эшли, минемчә, Автоспорт федерациясе дә иң яхшысы, - дип белдерде Р.Миңнеханов. – Потенциалыбыз зур, шуңа күрә киләчәк сезон уңышлырак булыр, дип өметләнәбез».
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, автоспортта нәтиҗәләргә ирешү өчен мөмкин кадәр күбрәк ярышырга кирәк, шулай ук узышчылар командасы көчле булу да бик мөһим.
«Татарстан автоспортының җиңүләрдән-җиңүләргә бару традицияләрен саклап калырга кирәк, - диде ТР Президенты. - Безнең талантлы пилотларыбыз күп, аларның җиңәрлек мөмкинлекләре бар».
Рөстәм Миңнеханов Татарстан автоспорты һәм республика Автомотоспорт федерациясе активистларына бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы вице-премьеры Васил Шәйхразыев шулай ук бүләкләр тапшырды һәм «КАМАЗ-Мастер» командасына ике атнадан узачак «Дакар-2015» ралли-рейдында уңышлар теләде.